Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Лениногорскиның буйдак егетләр фикере

Октябрь ахырларында кайберәүләр буйдакларны саныйлар икән, дип шаулап алган иде. Имеш, ул республиканың берничә районында үтәчәк. Исемлектә Лениногорски да бар. Дөресрәге, аның санау дигәне бик үк дөрес булып чыкмады, авыл җирендә яшәүче ирләр арасында социологик сораштыру үткәргәннәр.

ЗАГС идарәсеннән хәбәр итүләренчә, безнең районга 96 анкета биргәннәр. Аны барлык авыл җирлекләренә таратып, тиз генә тутыртып алганнар, шулай ук статистика бүлегеннән алынган район һәм шәһәрдәге буйдак ирләр, кияүгә чыкмаган хатын-кызлар турындагы мәгълүмат белән бергә Казанга ЗАГС идарәсенә юллаганнар. Тик барыбер төп игътибар - авылда яшәүче буйдак ирләрдә. Чөнки статистика буенча, авылларда өйләнмәүчеләр күбрәк.

Безнең ЗАГС бүлегеннән алынган саннар да шул хакта сөйли. Мәсәлән, районыбыз авылларында 30-40 яшьлек буйдак 293 ир-ат яши, шул яшьтәге кияүгә чыкмаган хатын-кызлар - 167әү. Шәһәрдә шул яшькәчә өйләнмәгән 1381 егет һәм 844 ялгыз кыз бар.

Төрле авылда яшәүче буйдаклар үзләре менә ни ди:

Марс Хисмәтуллин, 36 яшь:

- Мәктәптә укыганда, гел иң соңгысы мин өйләнәм, дия идем. Классташларымның барысы да гаиләле булып бетте, мин генә өйләнә алмый йөрим. Өйләнмәм дә инде, чөнки торыр урыным юк, эшем дә вакытлыча. Берничә ел элек күрше авылдагы фермер хуҗалыгына эшкә дә урнашкан идем. Анда бер кыз белән очрашып йөрдем, өйләнергә дә уйлаган идем. Тик бераздан характерлар туры килмәве ачыкланды, барысын да ташлап хәзер туган йортта әни һәм әби белән яшәп ятам. Читкә китеп эшләүче кырык яшьлек абыем да бар, нишләптер, ул да өйләнергә атлыгып тормый. Яшәр урының, эшләр җирең булмаса, оя корып булмыйдыр инде ул.

Радик Сафин, 29 яшь:

- Миңа өйләнергә бернәрсә комачауламый. Шулай да иртәгә үк өйләнә алмыйм бит инде, чөнки ул бик җитди адым, ахырдан үкенергә булмасын. Киләчәктә өйләнергә, дигән ниятем бар, әлбәттә. Ошатып йөргән кызым да бар. Теләгән егет кайчан булса да бер өйләнә ул.

Илсур Гыйззәтуллин, 40 яшь:

- Аңлагансыздыр, бераз тотлыгам. Шуңа охшатып йөргән кызлар булса да, берсе янына да барып сүз дәшәргә кыюлык итмәдем. Аннан тормышның ямен хуҗалык эшендә таптым, әти-әни белән яшим, беркайда да эшләмим, эчмим, тартмыйм. Унбиш баш умартабыз бар, аларны карыйм, бал сатам, мал үстерәм. Энем читтә яши, ике баласы бар, аның улын һәм кызын бик яратам, кайтканнарын көтеп торам. Миңа шулай язгандыр инде, дип уйлыйм.

"Заман сулышы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X