Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көзге чакырылыш: Баулы егетләре армиягә җыена

Октябрь – быел армиягә китәчәк егетләр өчен дулкынландыргыч ай. Бүген чакырылыш комиссиясенә Баулы һәм Ютазы районнарыннан барлыгы 44 егет килде.

– Хәрби бурыч турындагы закон нигезендә, 1 октябрьдән Россия Кораллы Көчләренә чакыру башлана, – дип сөйләде Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов. – Баулы муниципаль районыннан – 25, Ютазы районыннан 19 егет алыначак. Беренче озату октябрьнең икенче яртысында булачак, без инде алдан медицина комиссиясен уздырдык. Озатулар бөтен Россия буенча, алдагы чакырылыш кебек үк булачак. Хәрби хезмәткә чакырылуның үзенчәлеге шунда: язгы чакырылыш вакытында коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча кабул иткән барлык чараларны да дәвам итәчәкбез.

Илшат Халитов сүзләренә караганда, хәрби хезмәткә чакырылучыларның барысы да битлек киеп килә. Армиягә чакырылучыларны Казанга илтәчәк барлык автобуслар да шулай ук дезинфекцияләнәчәк. Шулай ук барлык призывниклар да коронавирус инфекциясенә анализ бирәчәкләр.

Комиссия эше башланыр алдыннан, район хәрби комиссариатының чакырылыш бүлеге начальнигы Марат Гарифуллин егетләргә аларның хокукларын, бурычларын җентекләп аңлатты.

Алга таба һәр призывник чакырылыш комиссиясе алдында үзенең килүе турында хәбәр итте, сорауларга җавап бирде.

Илшат Халитов сүзләренә караганда, егетләр төрле җирләрдә хезмәт итәчәк. Алар коры җир гаскәрләренә дә, десант гаскәрләренә дә, хәрби-диңгез флотына да эләгәчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: армиягә чакырылыш яшендәге баулыларның берсе Президент полкына эләгә.

Айгөл Хөсәенова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев