Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кырым үзен азат итүчеләрне онытмый

Шәһәрдәшебез Зөфәр Абдуллин турындагы мәкалә Севастополь турындагы басмага кергән

Баулылы Фәридә Абдуллина декабрьдә бик тә кадерле бандероль алган, аңа герой-шәһәр Севастопольне саклаучылар һәм торгызучылар турында юбилей басмасын җибәргәннәр. Әлеге басмага әтисе Зөфәр Абдуллинның тарихы һәм фотосурәтләре дә кертелгән.

Әлеге китап турында тулырак белү ниятеннән, Фәридә Абдуллина белән очрашырга булдык һәм аның фатирына юнәлдек. Шунысын әйтү урынлы булыр: Фәридә Зөфәр кызы әтисе турында бай архив туплаган, анда Зәфәр Абдуллинның газетада басылган барлык мәкаләләре, төрле елларда төшкән фотосурәтләре һәм 2017 елда дөнья күргән “Кара диңгез солдатлары” китабы бар. Фәридә Абдуллинаның архивы тагын бер китап – “Севастополь в бою и труде. 1941-1965” китабы – белән тулыланган.

   Зөфәр Абдуллинны баулылар журналист, матбугат ветераны буларак яхшы белә. Шулай да кыскача гына аның биографиясен бәян итү урнылы булыр. Ул 17 яшендә, 1944 елда, Совет армиясе сафларына алына. Бу соңгы хәрби чакырылыш була. Зөфәр Абдуллин Севастопольгә эләгә, бу вакытта шәһәр, фашистлардан азат ителеп, җимерек хәлдә була. Армия хезмәте җиде елга сузыла. Якташыбыз әлеге еллар турында истәлек мәкаләләрендә һәм “Кара диңгез солдатлары” повестендә бәян итә. Повесть шигырьләре белән бергә китап итеп басылып чыга.

Фәридә Абдуллина сүзләренчә, быелның язында җәмгыять вәкиле Алексей Измайлов, аның белән элемтәгә чыгып, җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Севастопольне азат итүчеләр һәм торгызучыларга багышланган җыентык әзерләнүен әйтә, һәм мәгълүмат туплауда ярдәм сорый. Фәридә Зөфәр кызы әтисе һәм аның белән хезмәт иткән берничә кеше турында булган бөтен материалларны җибәрә.

“Севастополь в бою и труде. 1941-1965” китабы быелның көзендә дөнья күргән, ноябрь ахырында аның тәкъдим иткәннәр. Кызганычка каршы, Зөфәр Абдуллин үзе басманы күрә алмаган, ул быелның июнендә вафат булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев