Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Курыкмасаң, барысы да килеп чыга

Илебездә чагыштырмача күптән түгел кертелгән бәйрәм бар – Россия эшмәкәрлеге көне.

Анна Шәяхмәтова озак еллар нефть тармагында хезмәт куйган. Тик көннәрдән бер көнне үзенә генә эшләргә карар иткән. Ике ел элек илебезнең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда хезмәт килешүе буенча булмаган керем алучы гражданнарны теркәү буенча пилот проекты кертелгәч, үзмәшгуль буларак теркәлгән.

Анна маникюр кабинеты ача һәм эшли башлый. Һәм тагын нинди дә булса эшчәнлек белән шөгыльләнү турында да уйлана башлый.

Анна сөйләгәнчә, теркәлгәндә, бераз курку булган. Чөнки бу яңа күренеш, үзмәшгульлекнең нәрсә икәнен анык кына белүче дә булмый. Бу яңа статуста теркәлгән кешеләр белән киңәшләшкәч, Анна да тәвәккәлли. Үзмәшгульлекне рәсмиләштерү процессы һәм бу статуста эшләү буенча кыенлыклар килеп чыкмаган. Үзмәшгуль статусын рәсмиләштерү өчен, смартфонга кушымта кертергә һәм шунда теркәлергә кирәк булган.

Матурлык салоннары эшенә тыю бетерелгәч, эшмәкәр тулы көченә эшли башлаган. Баулыда маникюр һәм педикюр мастерлары арасында көндәшлек зур булса да, Анна клиентсыз калмаган. Эшләү дәверендә, хезмәтләрен сыйфатлы итеп башкаручы башка предприятиеләрнеке кебек үк, үзенең даими клиентлар базасы формалашкан.

Анна тагын нинди дә булса эш белән шөгыльләнү идеясе белән януын дәвам иткән. Һәм ул билгеле бер карарга килгән. Анна социаль челтәрләрдә франшиза (үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кофейнясы) рекламасын күреп алган. Франшизаның шартларын өйрәнеп, кыска гына вакыт эчендә – ике көндә, бу эшнең нәкъ менә ул эзләгән шөгыль булуын аңлап алган. Чөнки мегаполисларда өйдән башка җирдә кофе эчү гадәте популярлаша бара, хәзер инде бөтен ил буйлап тарала. Анна бу эшенә туры килердәй урын эзли башлый. Мондый очракларда бинаның кеше аеруча күп йөри торган урында булуы, аренда хакы, тибы һәм техник характеристикасы, эш графигы исәпкә алына. Анна Энгельс урамындагы эре азык-төлек челтәре урнашкан сәүдә үзәгенә туктала. Шәхси эшмәкәр булып теркәлү франшиза бизнесын ачу өчен шарт булып тора.

Шәхси эшмәкәр статусын рәсмиләштерү белән кыенлык булмаган. Анна үзе сөйләгәнчә, яңа шәхси эшмәкәрне теркәү процедураларының барысын да диярлек франшиза тәкъдим итүче компания эшләгән. Авырлыклар эш барышында килеп туган.

Анна бөтен эшен дә үзе алып бара, техник яктан тормыш иптәше дә булыша, аның барлык башлангычларын хуплый.

Без аның гаиләсе турында да сөйләштек. Аларның өч кызлары бар, берсе – укучы. Энергиясе ташып торган бу кыз ике эт, песи, йорт кошлары асрауга һәм бакчада эшләргә дә вакыт таба.

Әңгәмәбез ахырында, Анна теләсә кайсы эшчәнлекнең уңышка ирешергә мөмкин булуын әйтте.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев