Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кулы эш белгән югалмас

Дистә ел нефтьче булып эшләгән баулылы Надежда Сәхипгәрәева, һөнәри эшчәнлегендә кискен борылыш ясап, тулысынча тегүчелек белән шөгыльләнергә карар кылган. Күптәнге хыялын тормышка ашыра башлагач, аның бәхетенә, Татарстанда эшмәкәрләргә уңайлы шартлар тудыручы үзмәшгульлек программасы гамәлгә ашырыла башлаган.

Тегүче – иң борынгы һөнәрләрнең берсе. Халык телендә агач күрке яфрак, әдәм күрке – чүпрәк, диләр. Чынлап та матур, сыйфатлы итеп  тегелгән кием һәркемне бизи.

Баулы шәһәрендә яшәүче Надежда Сәхипгәрәева кечкенә чагыннан ук нәни кулларына энә тота.

– Үземне белгәннән бирле, ике-өч яшьлек чагымнан ук тегәм мин, – ди Надежда. – Тегү – минем өчен һәрвакыт ошый торган шөгыль булды. Ул мине төрле вакытта коткарды. Мин тегәргә яратам, ул миңа наркотик кебек, мин тегүдән башка яши алмыйм. Әгәр дә көненә аз гына булса да текмәсәм, көнем бушка үтте дип саныйм.

Надежда мәктәптә укыганда ук укыту-производство комбинатында тегүче курсларын уза.

– Аннары үзем дә интернеттан, журналлардан укып, мәгълүмат җыйдым. Мин һәрвакыт укыдым, хәзер дә укыйм, курслар сатып алам. Хәзер, интернет булгач, тегүчеләргә квалификацияләрен күтәрү уңайлы.

Кием тегәр өчен модельләрне оста үзе дә уйлап таба.

– Илһам төрле вакытта килергә мөмкин, – ди ул. – Мин илһамны табигатьтән, мәхәббәттән табам, кешеләрнең бер-берсенә булган мөнәсәбәтеннән табам. Кайвакыт нинди дә булса тукыма күрсәм дә илһам килә. Шул вакытта ук башымда ниндидер образ туа. Клиентлар еш кына үзләре интернеттан тапкан фотосурәт тотып киләләр. Бу очракта клиент ни тели шуны тегәм.

Надежданың әбиләре эчке киемнән алып пальтоларга кадәр теккән оста тегүчеләр булалар.

Бүгенге көндә яратып башкарган эшен бизнеска әверелдереп баручы Надежда күптән түгел генә салым инспекциясендә үзмәшгуль буларак теркәлә.

– Үзмәшгуль булып бер ай элек кенә теркәлдем, – дип сөйләде безгә Надеңда. – Ун ел нефтьче булып эшләгән идем, бер ел элек ул эштән киттем. Үземне тулысынча яраткан эшемә багышларга булдым. Күпмедер вакыт мәшгульлек үзәгендә эшсезлек буенча исәптә торган идем. Мәшгульлек үзәге аша бизнесны үстерүгә субсидия алган идем. Җиһаз сатып алдым. Компьютерлы чигү машинасы, парогенератор һәм чыгым материаллары – энәләр, җепләр, тукымалар –  сатып алдым. Чөнки чигү машинасы өчен махсус җепләр һәм энәләр кирәк. Бик шәп машина, теләсә нинди язуларны чигәргә була.

Надежданың ике тегү машинасы бар. Берсе беркайчан да сынатмый торган иске электромеханик тегү машинасы, икенчесе – күп функцияле компьтерлы тегү машинасы. Профессиональ дәрәҗәдә теккән кешегә алыштыргысыз эш коралы булган оверлогы да бар. Күптән түгел генә трикотаж тукымалар тегү өчен махсус машина сатып алган.

Сыйфаты ягыннын кибетнекеннән аерып та булмаган төрле фасондагы күлмәкләр, блузкалар, эчке киемнәр тегү белән мәшгуль Надежда. Башта үзе, гаиләсе, якыннары өчен генә теккән оста, хәзер инде заказлар да кабул итә.

Соңгы вакытта эчке кием тегә башладым. Бу минем аеруча яраткан шөгылем. Теләсә кайсы хатын-кыз эчке киемне сайлау ни дәрәҗәдә авыр булуын белә һәм минем дә шундый ук проблема бар иде, һәм мин моны хәл иттем. Хәзер үзем тегеп киям, – ди ул.

Тегүчене шәһәребездә тукыма кибете булмау борчый. Аңа тукыма сатып алыр өчен күрше шәһәрләргә барырга туры килә.

Тукымаларны интернет аша заказ биреп тә кайтартам. Эчке кием-салым өчен тукыма табуы авыррак, – ди Надежда.

Надежда гаиләсе белән өч ел элек кенә үзләре төзегән яңа йортка күченгән. Йортның икенче катын тегү остаханәсе ясаганнар. Якты, барлык уңайлыклары булган бүлмәдә оста тегүче йорт эшләреннән бушаган бөтен вакытын кием тегүгә багышлый.

Ничек барысына да өлгерәсез, дигән сорауга ул, гаиләм, 13 яшьлек кызым Элина ярдәм итә дип җавап бирде.

Үзмәшгульлек шартлары буенча ике ел ярым тегүче үзе генә эшләргә тиеш. Эшләре уңай барса, үзенә ярдәмчеләр алырга да исәбе юк түгел останың.

Айгөл ХӨСӘЕНОВА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев