Кулга ияләшкән чыпчык
Кызылъяр авылында яшәүче Минишиннар гаиләсендә гадәти булмаган йорт кошы – чыпчык яши. Ул аларда көтмәгәндә пәйда булган. 17 июньне чыпчыкның икенче туган көне дип санарга мөмкин, чөнки шул көнне аны песидән коткарып калганнар.
Чыпчык Минишиннар гаиләсенә якынча бер ай элек килеп эләккән. Һәм бу вакыт эчендә ул кешегә дә, өй шартларына да ияләшергә өлгергән.
– Иртән иртүк чыркылдый башлый, без торып, иң беренче аны ашатабыз, ашый да йоклап китә. Ул инде безнең гаилә әгъзасы кебек, – ди Ләйсән Минишина.
Чыпчыкны әле бик кечкенә һәм канатлары да чыкмаган вакытта Ләйсәннең 18 яшьлек кызы Элина коткарган булган.
– Песиебезнең балконга чыгасы килде, мин аны чыгардым. Бераздан чыркылдаган тавыш ишеттем, һәм шунда ук, песиебез чыпчык тоткандыр, дип уйлап куйдым. Чөнки бу хәл беренче тапкыр гына түгел, ул урамда чыпчыкларны еш тота. Мин балкон ишеген ачтым, авызына чыпчык тоткан Мурка йөгереп керде, миңа аны куып тотарга туры килде, – дип сөйли кыз.
Мәчене тотып, чыпчыкны авызыннан алгач, Элина аны ничек тәрбияләргә, ашатырга кирәклеген интернеттан караган. Берничә көннән чыпчыкның хәле яхшыра башлаган.
– Ул исән калмас дип уйладык, чөнки ул бик кечкенә иде, ләкин барыбер ашатырга булдык, башта аны җылыда тоттык, чөнки билгеле бер температура кирәк иде, – ди кыз. – Аны сәгать саен ашатырга туры килде, төнлә махсус шуның өчен тора идем. Һәр ашатудан соң аңа су да эчертергә кирәк булды. Шулай ук аңа төрле бөҗәкләр тотарга кирәк иде. Нишлисең, беренче вакытта тоттым. Бакчадан аңа суалчаннар казып алдым. Иртән иртүк уяна идем, үзем иртәнге ашны ашамыйча, аны ашаттым. Соңрак аңа эремчек, пешкән йомырка да бирергә дә яраганын белдем һәм аның рационына өстәдем.
Өйдә кош асрау Минишиннарга ят түгел. Моңа кадәр аларның попугайлары булган, тик быел җәй башында ул очып киткән. Ә менә читлеге чыпчыкка бик тә ярап куйган, хәзер ул шунда яши. Чыпчык аны үзенең чын өе итеп саный һәм, өйдә очып йөргәннән соң, шунда кереп утыра. Аны мәчедән сакларга тырышалар, чөнки тәҗрибәле аучы икенче тапкыр мондый хатаны җибәрмәс.
Чыпчыкка бәхет елмайган: ул бик кайгыртучан гаиләгә эләккән. Аны биредә бик яраталар: мул итеп ашаталар, читлекне чистарталар, кайнатылган суны пипеткадан гына эчерәләр. Хәзер төрле бөҗәкләрне интернеттан заказ биреп кайтарталар. Ә алар исә анда бихисап – киптерелгән, махсус савытларга салынган. Чыпчыкның аппетиты шәп.
– Аны ашату кызык, – ди Ләйсән. – Һәм шунысы гаҗәп: чыпчыклар бит кешеләргә якын килмиләр. Ә бу кешегә тиз ияләште. Урамга иреккә җибәреп карадык – юк, кире очып килә, йә башыңа, йә җилкәңә куна. Без дә аңа ияләндек, ул да – безгә. Мөгаен, ул бездә калыр, кая куярга инде аны?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев