Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Кухня» сериалы йолдызы Иван Рудаков 43 яшендә вафат булган

Иван Рудаковның йөрәге һәм үпкәләре белән проблемалары булган.

Россия актеры Иван Рудаков 16 гыйнварда вафат булган. Ул «кухня» сериалында уйнаган иде. Рудаков 2021 елның җәендә коронавирус белән авырган һәм шуннан соң сәламәтлеге какшаган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Аны әти-әнисе бу турыда Facebook челтәрендә хәбәр иткән.

Үләр алдыннан Иванны хастаханәгә салганнар, ул авыр хәлдә булган. Аны ИВЛ аппаратына тоташтырганнар. Шулай ук Рудаковның йөрәге һәм үпкәләре белән дә проблемалары булган.

Иван Рудаков 1978 елда Мәскәүдә туган. Аның әти-әнисе режиссерлар булган. Рудаков «Склифосовский», «Рубеж», «Алешкина любовь», «20 лет без любви» кебек киноларда да төшкән.

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев