Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үксезләр йортында безне көтәләр

Сентябрь аеның якшәмбе көннәренең берсендә, "Баулынефть" идарәсенең яшьләр комитеты каршында оештырылган иреклеләр үзәге әгъзалары Бөгелмә балалар йортында тәрбияләнүче балалар өчен спорт чарасы үткәрү максаты белән юлга чыктылар.

Болытлы һәм шактый салкын бу көнне чак кына адашмыйча калып, без, ниһаять, "Балалар йорты" дигән элмә такталы бинаны эзләп таптык. Ишекне кара чәчле җитез бер малай ачты. Исеме Максим икән, ул без оештырган ярышта катнашучы командаларның берсенең капитаны булды. Балалар белән танышып, бүлмәләре буенча зур булмаган экскурсия ясагач, без спорт залына юнәлдек. Алдыбызда балалар өчен спорт чарасы һәм бердәмлекне ныгыту тренингы үткәрү бурычы тора иде.
Спорт залында балаларның бер-берләренә охшашлыгын искәрдек. Ләкин кайберләре шат елмайса, башкалары төксе генә кыяфәттә зал почмагында утырдылар, әмма тиздән алар да кызыксынып карый башладылар. Һәрберсенең үткәне аянычлы: кемнеңдер әти-әнисе төрмәдә утыра яки ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, ә бүтән берәүнең әбисеннән башка беркеме дә юк.
Балаларны командаларга бүлеп, ярышлар үткәргәннән соң, алар ачылып, кәефләнеп киттеләр. Күчтәнәчләребезгә никадәр сөенүләрен, нефтьче хезмәте турында никадәр кызыксынып сорашуларын күрсәгез!
Өлкән төркем балалары өчен без төрле интеллектуаль уеннар үткәрдек. Аннан соң очрашуыбыз әңгәмә рәвешендә дәвам итте.
Кайтып китәр вакытыбыз килеп җиткәч, алар да, без дә моңсуланып калдык. Озак вакыт кереп китмичә, кул болгап озатып калдылар алар безне...
- Балалар белән уйнаганда үзең дә сабый бала кебек сөенәсең, үзеңне бик кирәкле кеше итеп тоясың, файдалы эш эшләвеңне аңлыйсың. Бүләк бирү һәрвакыт күңелле, ә биредә без өстәвенә алар өчен аеруча мөһим булган игътибар да бүләк иттек. Аннан киткәндә, каршылык-лы хисләр кичердем: бер яктан - аларны шатландыра алуыбызга сөенсәм, ә икенче яктан - күңел сыкрады... Зур гаиләдә яшәп, нинди зур бәхеткә ия булуыңны еш кына аңлап та бетермисең. Алардан аермалы буларак, без япа-ялгыз түгел: һәрчак ярдәмгә килерлек кешеләребез бар. Ә бит ул балаларга тормыш юлларын ялгыз үтәргә туры киләчәк. Бәхеткә каршы, аларның күбесен тәрбиягә алулары турында белдем, димәк, үз өсләренә шундый җаваплылыкны алырга җөрьәт иткән яхшы күңелле кешеләр бар икән әле, - дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Бөгелмәдән кайтканда иреклеләр үзәге әгъзасы Гөлназ Сәгыйрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев