Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Крещение алдыннан Баулы сулыгында изгеләндерү йоласы узды

Баулыда 18 гыйнвар кичендә, су изгеләндерү йоласында катнашу өчен, баулылар “Ак чишмә” чишмәсендә җыелды.

Серафим Саровский гыйбадәтханәсе җитәкчесе Владислав Паняев махсус дога укыды.

"Чукындыру бәйрәме хөрмәтенә махсус догалар укыла, шуңа күрә бу су үзенчәлекле була. Бу суны, мәсәлән, бары тик ач карынга гына эчәргә рөхсәт ителә. Әгәр гади изге суны теләгән вакытта эчәргә мөмкин булса, догалы суны иртән генә эчәләр", - дип сөйләде Владислав Паняев.

Суны изгеләндерү йоласыннан соң халык бәкегә чума алды. Әмма, Владислав Паняев билгеләп үткәнчә, бәкегә чуму гөнаһлардан арындырмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X