Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күренекле фольклор ансамбль Баулыда

Октябрь мәйданында баулылар Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендә Татарстан республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең ике сәгатьлек концерт программасын карады.

Бу көнне Сабан туена жыелгандай, мәйдан тутырып килгән тамашачы рәхәтләнеп ял итте, сыйфатлы, уникаль ансамбль чыгышын тын да алмый күзәтте. Ансамбльнең һәр артисты берьюлы вокал, бию, музыка уен коралларында уйнау осталыгына ия. Ансамбльнең татарлар яшәгән чит төбәкләрдән, Татарстан авылларыннан эзләп табылган, бүгенге көннәрдә аз яңгыраган җырларны сәхнә әсәре итеп халыкка җиткерүләренә сокланырлык.

–Зәңгәр экраннар аша гына күреп белгән ансамбльне тере килеш килеп күрү үзе зур бәйрәм, - ди баулылы Әнисә апа. Шул кадәр матур чыгышларына сокланып, үзебезнең татар халкы белән горурланып утырам. Оештыручыларга олы рәхмәтләремне белдерәсем килә.

Ансамбльнең һәр чыгышын баулы халкы алкышларга күмде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев