Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көзге түтәл буш калмасын

Бушап калган түтәлләр киләсе елга мул уңыш бирсен өчен нәрсәләр чәчәргә?

Тәҗрибәле бакчачылар бакчада уңышны җыеп алгач, бушап калган түтәлләргә сидерат үсемлекләр чәчеп куя. Бу эшне озакка сузарга кирәкми, чүп үләннәре чыкканчы башкарып калырга киңәш ителә. Сидерат культуралар — органик ашлама буларак үстерелгән сортлар, алар химик ашламаны алыштыра. Алар туфракның структурасын яхшырта, файдалы микро һәм макроэлементлар белән баета, һава алмашынуы яхшыра.

Киләсе сезонда помидор, ташкабак, баклажан, борыч, кыяр, кабак һәм карбыз үстерергә планлаштырылган урында көздән горчица чәчү  файдалы булачак. Горчица антисептик эффектка да ия. Ул туфракны дезинфекцияли, төрле бактерияләр һәм гөмбә авыруларын китереп чыгаручыларны бетерә.

Көзне сидерат үсемлекләрдән: берьеллык люпин, люцерна, клевер, торна борчагы (вика), солы, горчица, рапс чәчәргә була.

Люцерна ачы туфраклар өчен бигрәк тә файдалы.

Торна борчагы туфракны азот һәм микроэлементларга баета, чүп үләнен бетерә. Торна борчагын башка сидератлар белән кушып чәчү әйбәтрәк. Ул ачы туфракта начар үсә.

Сидерат культураларны чәчәк атканчы, яки чәчәк аткан вакытында чабып алу бик мөһим. Югыйсә, орлыклары бөтен бакчагызга сибеләчәк.

Фото: татар-информ

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев