Ковалёвлар: “Тавыш-гаугага вакыт әрәм итмәгез”
Бер-берсенә җан җылысы биреп, мәхәббәт һәм килешү белән, барлык авырлыкларны җиңеп, тормыш итү – менә бу чын гаилә учагы. Александровка авылында яшәүче Николай һәм Евгения Ковалёвларның бергә тормыш итүләренә – 55 ел. Алар әле дә бер-берсенә терәк булып яшиләр.
Аларның мәхәббәт тарихы 1969 елда башланган. Яшь Николай Васильевич әле генә әнисе белән Александровка авылга кайткан Евгения Рейнгольдовнаны (ул Идел буе немецы) беренче тапкыр күргән. Егетнең таныш булмаган бу кызга шунда ук күзе төшкән. Бераз читтән генә күзәтеп йөргән.
– Минемчә, башта һәрвакыт бер-берене сынап йөрисең, шуңа күрә яшьләр башта очрашып йөри, – ди Николай Васильевич. – Без аның белән биеп йөрдек, бәйрәмнәрдә яшьләр җыелган вакытта бергә кичәләр уздыра идек.
Бу урында Евгения Рейнгольдовнаның тормышын бераз бәян итеп алу кирәк булыр. Аларның гаиләсе тарихы гадәти түгел.
– Мин Идел буе немецләре гаиләсеннән, 1942 елда бөтен немецларны җыеп, кемне – Азиягә, кемне Себергә җибәргәннәр. Минем әти-әнием Себергә эләккән. Мин шунда туганмын, – дип сөйли Евгения Рейнгольдовна. – Ә 1953 елда указ чыкты, немецләрне реабилитацияләделәр. Әти трудармиядә булган һәм 1944 елда кайткан, туберкулез белән авырып, 1950 елда үлгән. Ул вакытта мин инде туган идем, һәм берничә абыйларым да бар иде, тик бүген алар барысы да мөрхүм инде. Әнием Донецк өлкәсе Николаевка шәһәреннән. 1938 елда ул Идел буена, Энгельс шәһәренә килгән, педагогия институтына укырга кергән. Анда ул әтием белән очрашкан, өйләнешкәннәр. Ягъни, указ чыкса да, әниемә 1965 елга кадәр күчеп китәргә рөхсәт итмәгәннәр. Ул Донецкига кайтырга теләгән, рөхсәт бирмәгәннәр. Энгельс шәһәренә дә рөхсәт итмәгәннәр. Бары тик Уруссинск районына гына барырга яраган. Анда әтинең ике апасы, минем ике түтием яши иде. Әти белән әни шунда киткәннәр. 1965 елның декабрендә “Александровка” совхозын оештырганнар. Әнием бухгалтерга укыган һәм коммунистлар аны шул совхозга баш бухгалтер итеп җибәргәннәр. Шулай итеп без Александровкага килеп эләктек.
Яшьләр 1969 елда өйләнешкәннәр, 1970 елда беренче балалары туган. Балаларын тырыш һәм укуга игътибарлы итеп тәрбияләгәннәр.
– Балаларны үзем белгән бар нәрсәгә өйрәтергә тырыштым, – ди Евгения Рейнгольдовна. – Ашарга пешерергә, кызларга бәйләргә, тегәргә, консервалар ясарга өйрәттем. Алар барысын да булдыра. Хәтта улым да хатын-кыз эшен эшли белә һәм оялмыйча эшли. Балалар бакчага йөргәндә авыр булды, аннары мәктәпкә киткәч, җиңелрәк булды, алар мөстәкыйль иделәр.
Аларның өч баласы, алты оныгы һәм бер оныкчыгы бар. Гаилә бәхетенең сере, аларның сүзләре буенча, бик гади.
– Бу вакыт эчендә безнең арада бар да булды, талашулар да, ни дисәң дә, дөнья бит, – дип сөйлиләр алар үз гаилә тормышлары турында. – Ләкин гафу итә белергә, юл бирергә һәм вакытында тукталырга кирәк, чикне үтмәскә. Безнең арада күп нәрсә булды, вакыт узгач кына аңладык: талашуга вакыт әрәм итәргә кирәкми икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев