Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы имам мөхтәсибе Корбан гаете турында сөйли

Корбан гаете быел 20 июльгә – сишәмбегә – туры килә.

 Баулы районы имам мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов белән әңгәмә.

– Корбан бәйрәменең асылы, мәгънәсе турында искә төшереп китик әле.

– Корбан гаете үзенең тарихы белән бик ерак заманнарга барып тоташа. Ул Ибраһим галәйһиссәләм пәйгамбәребез, аның улы Исмәгыйль белән бәйле. Корбанның бөтен тарихын әйтеп тормасак та, Аллаһыбыз биргән нигъмәтләрне таный белеп, сәламәтлек, муллык, иминлек, тынычлык – менә шуларның бөтенесен күрә белеп, Аллаһыбызга шөкер итү йөзеннән корбан чалабыз. Әлеге гамәлебез белән мохтаҗ булган, сәламәтлекләре какшаган кардәшләребезгә бәйрәм рухын өләшәбез.

– Корбанлык малы ничек сайлана?

– Безнең җирлектә, гадәттә, сарык малы корбан итеп чалына. Ул бер яшьлек булырга тиеш. Аның сәламәт һәм һәр әгъзасы урынында булуы шарт. Сарык бәрәненә алты ай булып та, гәүдәсе үз анасы кебек булса, ул да корбанлык буларак сайланыла ала.

– Корбан чалган вакытта, балаларны да җәлеп итү дөрес буламы?

– Әлбәттә, терлек чалган вакытта кечкенә балаларны йөртмибез. Ә менә корбан чалгандагы ике рәкәгать намазны бергәләп гаилә белән уку хәерле була. Шулай ук корбанлык малны эшкәрткәндә балалар белән башкару күркәм гамәл. Эшкәрткәннән соң, корбан итен таратуны балаларга күрсәтеп, үрнәк итеп эшләү дә иң хәерле гамәлләрдән санала.

Нәзер әйтеп тә вакытында корбан чалырга җай чыкмаса, аны башка вакытка  күчереп торырга ярыймы?

– Монда нәзер корбаны белән корбан гаетендә чала торган корбанны аерып карый белергә кирәк. Чөнки нәзер корбаны Аллаһыбыз тарафыннан боерылган гамәл түгел. Нәзер итеп әйткәч, кеше аны үтәргә бурычлы. Ә корбан чала торган көндә кешенең, бурычлары булмыйча, кулында 36 мең сум акчасы булу шарт.

– Корбанлык малларын хуҗа өчен сайлап, чалып, әзер итне китереп бирү дөресме?

– Кемнеңдер, ниятләп тә, мөмкинлеге булмаса (мәсәлән хатын-кыз үзе чала алмый), әлбәттә, бу хезмәттән файдалана алабыз. Ә кеше, үзе булдыра алып та, ялкауланып кына башкаларга кушып калдырса, бик үк дөрес булып бетми. Быел “Өмет” мәчете янында корбан чалу комплексы да эшли башлады. Кеше килә, үзе корбанлык малын сайлап ала, исемнәрен язып бирә һәм барлык шартларын туры китереп башкарып бирү хезмәте каралган.

Быел мәчетләрдә Корбан бәйрәме сәгать ничәдә башлана?

– Корбан гаете 20 июльдә иртәнге сәгать биштә шәһәр мәчетләрендә башланып китә. Хөтбә була, намаз укыйбыз һәм алтылар тирәсендә корбан чалу эшләре башлана. Төп корбан чалу урыны “Өмет” мәчетендә була. Пандемия аркасында куелган шартлар белән бәйле рәвештә, бәйрәм намазы “Өмет” мәчете янындагы спорт стадионында, “Гали” мәчетендә социаль аралык калдырып үтәчәк. Авыл мәчетләрендә дә шул шартлар үтәләчәк.

– Корбан бәйрәме уңаеннан баулыларга теләкләрегез?

Бу бәйрәмне барыбызга да матур итеп уздырырга насыйп булсын. Туганнар һәм балаларыгыз бергә җыелып бәйрәм итүегезне телим. Чала торган корбаннарыбыз кабул булсын. Булган нигъмәтләргә шөкер итеп, гөнаһларыбызның кичерелүен сорап, догалар кылып яшәргә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев