Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Корбан гаете Исергәптә икеләтә бәйрәм булды

Бүген Исергәп авылы халкы Корбан гаетен заманча итеп төзеклеәндерелгән мәчет бинасында бәйрәм итте.

Мәчеттә бәйрәм намазына барлыгы йөздән артык кеше җыелды. Исергәп авылы имам- хатыйбы Наил хәзрәт Дәүләтов бәйрәм вәгазьләрен халыкка җиткерде. Иртәнге азан һәм гомум бәйрәм намазыннан соң, мәчеткә җыелган мѳселманнарны Исергәп авыл җирлеге башлыгы Айдар Әгълиуллин котлады.

Намаз һәм котлаулар тәмам булгач Баулының җирле "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасындагы гүзәл ханымнар мөнәҗәтләр көйләп, бәетләр укыдылар. Аларга башкалар да кушылды.

Соңрак җыелган халык өчен дини викторина да үткәрелде. Анда катнашып, дөрес җаваплар әйткән һәр кеше түбәтәй яки мөселман яулыгы белән бүләкләнде.

Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң, мәчет янындагы махсус урында корбанлык малларын чалу йоласы үтәлде. Барлыгы 12 сарык чалынды. Шуны да әйтергә кирәк, һәр корбан чалдырган кеше балалар бакчасына, мәктәпкә дә өлеш чыгарды.

Бәйрәмгә килеп, мәчет ишеген ачып кергән һәр кеше мәчетнең яңача төзекләндерелүенә шатланды. Мәчетне төзекләндерү өчен барлыгы 217 мең сум акча тотылган. Иман йортының түшәме, урам яклап керү юлы ясалды һәм стеналары буялды.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам Баулы районы