Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Контрактчыларга күбрәк түләнәчәк

Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы раойннары хәрби комиссары Илшат Халитов контракт буенча хәрби хезмәтнең өстенлекләре – тотрыклы хезмәт хакы, социаль пакет, төрле ташламалар, акчалата компенсацияләр, кызыксындыру чаралары һәм контракт буенча кемнәр хезмәт итә алуы турында сөйләде.

Илшат Назыймович, контракт буенча хәрби хезмәткә баручы гражданнарга нинди таләпләр куела?

– Элек контракт буенча хәрби хезмәт узу хокукына армиядә хезмәт итүчеләр ия иде. Хәзер исә призыв буенча хезмәтне контракт буенча хезмәткә алыштыру хокукы югары яки урта махсус уку йортларын тәмамлаган, кораллы көчләрдә хезмәт итмәгән кешеләргә бирелә. Контрак хезмәте килешүе төзергә теләүчеләр 18-27 яшьтә булырга һәм кораллы көчләрдә хәрби хезмәт узу өчен сәламәтлек торышы буенча туры килергә, физик яктан әзерлекле булырга тиешләр. Төп таләпләрнең берсе – хөкем ителгән булмау, профессиональ-психологик сайлау алу буенча яхшы нәтиҗәләр. Моннан тыш, контракт төзүчеләр наркотик матдәләр куллану-кулланмауга химик-токсикологик тикшерү уза.

Призыв буенча хезмәтне контракт буенча хезмәткә алыштыру нәрсә белән җәлеп итә?

– Моның өстенлекләре, уңай яклары бар. Беренчедән, призыв буенча хезмәт узучыга – ике мең сум, ә контрактчыга 26 мең сумнан һәм күбрәк хезмәт хакы түләнә.  Өстәвенә ул хезмәт итү урынын, гаскәрне, частьне үзе сайлап ала. Призыв буенча хезмәт итүче даими төстә казармада яши. Ял көннәрендә генә, мөмкинлек булса, шәһәргә чыга ала. Контрактчы исә иртән сафка тезелүгә килә, кич хезмәте беткәч, шәһәргә үз эшләре белән китә ала. Контрактчыларга ел саен 30 көнлек отпуск та бирелә.

Икенче ягы бар: призыв буенча – бер, контракт буенча ике ел хезмәт итәләр.

Россия Федерациясе хөкүмәте һәм оборона министрлыгы контракт буенча хезмәт итүчеләрнең социаль якланганлыгын арттыру буенча нинди чаралар күрә?

– 2019 елның 1 сентябреннән Россия президенты контракт буенча хәрби хезмәт узучыларның социаль якланганлыгын көчәйтү турында карар кабул итте. Ул нәрсәдән гыйбарәт? Беренчедән, штат вазифалары буенча хәрби хезмәт уза торган һәм беренче, икенче, өченче, дүртенче тариф разрядына ия булган контрактчыларның база окладлары арта. Мәсәлән, беренче тариф разрядына ия булган хәрби хезмәткәрнең оклады 10 мең сум иде. Беренче сентябрьдән база оклады артты, хәзер ул – 15,5 мең сум. Башка разрядларның да окладлары артты. Беренче сентябрьгә кадәр контрактчының хезмәт хакы 20 мең сум һәм аннан күбрәк булса, хәзер – 26-30 мең сум. Моннан тыш, С, Д, Е категорияле машина йөртүчеләр беренче сентябрьдән база окладының 30 проценты күләмендә өстәмәләр алачак. Шулай ук машина йөртүчеләрнең тариф разрядлары һәм хезмәт хаклары да артты. 2-4 разрядлы машина йөртүчеләр 35-38 мең сум алачак.

Контракт буенча хәрби хезмәт узучылар хәрби частьтә, казармада бушка яшәү хокукына ия. Торак фонды мөмкинлек бирсә, аларны тулай торак яки хезмәт торагы белән тәэмин итәләр, анда алар коммуналь хезмәтләр өчен генә үзләре түлиләр.

Контрактчыларга бирелә торган ташламаларның берсе – ел саен түләүле ял. Беренче сентябрьгә кадәр контрактчылар отпускка үз хисапларына бара иделәр. Беренче сентябрьдән Россия территориясендә хәрби хезмәт уза торган контрактчыларны хәрби йөрү документлары белән тәэмин итү турында карар кабул ителде, ягъни юл өчен түлисе юк.

Контракт буенча хәрби хезмәт үтәргә теләүчеләр кая мөрәҗәгать итә ала?

– Беренчедән, хәрби комиссариатка барырга кирәк. Без хәрби частьләр, хезмәт хакы, өстәмәләр турында тулы мәгълүмат бирәбез. Медицина комиссиясе уздырабыз. Шулай ук Казандагы контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты белән сөйләшәбез.

Былтыр без контракт буенча хәрби хезмәткә 20 кеше җибәрергә тиеш идек. Бурычны үтәдек. Сайлап алынган кандидатларның яртысы – лицей һәм көллиятләр тәмамлаган, кораллы көчләрдә хезмәт итмәүчеләр. Алар бу хезмәтне үзләре сайлап алдылар. Узган ел ялга кайтып киттеләр, канәгать калдылар.

Әңгәмәдәш – Айгөл ХӨСӘЕНОВА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев