Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хөрмәткә лаек мөгаллим

Баулы шәһәрендәге 7нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсем Галимова Халыкара укытучылар көне алдыннан Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы Рәхмәте белән бүләкләнде.

Гөлсем Галимованың укытучы булып китүендә әти-әнисенең,  беренче мөгаллименең роле зур.

Мин Башкортстанда гади гаиләдә туып үстем. Әнием искитмәле, укымышлы кеше иде, ул татар әдәбияты белән чит ил классик әсәрләрен укый, бик тасвирлап сөйләп аңлата белә иде. Ә әтием – гади колхозчы – шигырьләр яза иде. Алар минем укытучы булуымны теләделәр, – ди педагог.  – Ә күршебездә беренче укытучым Рәмзә Гайнетдин кызы Кәримова яши иде.  Ул шундый чибәр, без класс белән аңардан күзне дә алмый идек. Бәлки шундый укытучы булу киләсе тормышымда этәргеч булгандыр. Рәмзә апа белән әле дә  аралашып, киңәшләшеп торабыз".

Гөлсем Әхмәдулла кызының педагоглык эшчәнлеге 17 яшендә башлана. Мәктәпне тәмамлау белән, авыл мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыта башлый. Аннары Стәрлетамак педагогия институтын тәмамлый.

Шуннан бирле барлык борчулары, куанычлары, уңышлары белән күпме гомер үткән. Бүгенге көндә Гөлсем Галимова 30 ел педагогик стажлы укытучы, гомуми стажы 43 елдан артып китә.

Мәктәптә эшләгән дәвердә бераз мәктәптән китеп тору вакыты да булып алды. Комсомол эшендә, Баулы бораулау эшләре идарәсендә эшләдем. Тик барыбер үзем сайлаган һөнәремә әйләнеп кайттым, – ди ул.

Татар телен саклауга, үстерүгә, балаларда ана теленә мәхәббәт тәрбияләүгә зур өлеш керткәне өчен, Гөлсем Галимованың хезмәте төрле бүләкләр белән бәяләнгән. Берничәсен генә санап үтик: 2009 елда Россия мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, 2009 елда “Россиянең иң яхшы укытучылары” конкурсында җиңеп, 100 мең сум акчалата бүләккә лаек булган, 2010 елда “Иң яхшы укытучыбыз” республика гранты белән бүләкләнгән. 

ФОТО: Ләйсән Сәетгәрәева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев