Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәте Баулы урамына ямь өсти

Көзге матурлыкка соклана-соклана эшкә ашыгам. Эшкә барыр юлым Салих Сәйдәшев урамындагы 3нче, 5нче йорт тирәсеннән уза. Һәм һәр көнне иртүк кулына себерке, чүп капчыгы тоткан урам себерүчегә тап булам. Ничә карасаң, бер тик тормас, һәрвакыт нәрсәдер эшли, чүп җыя, себерә.

Менә бүген дә ул үз эше белән мәшгуль, көзнең иң матур бизәкләрен – коелган агач яфракларын – себерә һәм контейнерга тутыра. Йорт ишегалларын һәрвакыт тәртиптә тота торган кеше – Дамир Таһирҗанов. Ул көн дә эшкә Исергәп авылыннан килә икән. Күренеп тора: тәртип ярата, эшен җиренә җиткереп эшли. Фотога төшерәм дигәч, тыйнак кына елмаеп куйды да эшен дәвам итте. Салкынчарак булса да, искиткеч матур көзге иртәдә шулай хезмәтеннән тәм табып эшләгән кешене күрү күңелгә дәрт өстәде.

 

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев