Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хатын-кызларның күпчелеге бәйрәмгә бүләк итеп туристик юллама алырга тели

Ир-атларның 68 проценты 8 мартка хатын-кызларга чәчәк бүләк итәргә җыена.

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан оештырган сораштыру нәтиҗәләре билгеле. Хатын-кызларның 38 проценты бүләк итеп ялга юллама алыр иде. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте https://tass.ru/infographics/8645

Сораштыруда катнашучыларның 36 проценты чәчәккә дә риза, 23 проценты исә театрга яки концертка билетны да яратып кабул итә.

Бүләк сертификатлары да яхшы кабул ителә. 18 дән 24 яшькә кадәрге кызлар арасында 35 проценты, сораштыруда катнашкан хатын-кызларның барысының 23 проценты сертификатка уңай карый. Бүләкләр исемлегендә гаджетлар (16 процент), көнкүреш приборлары (14 процент), зәркән бизәнү әйберләре (13 процент) һәм башкалар бар.

Ир-атларның 68 проценты хатын-кызларга чәчәк, 22 проценты косметика һәм парфюмерия, 22 проценты конфетлар, деликатеслар, спиртлы эчемлекләр, 10 проценты концертка билетлар һәм көнкүреш приборлары бүләк итәргә җыена.

Ир-атларның 3 проценты 8 мартка туристик юллама бүләк итәчәген әйткән. 7 проценты исә бөтенләй берни бирмәскә җыена.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/07/182174/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев