Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык синоптигыннан фаразлар: "Кыш карлы һәм салкын, яз явым-төшемсез, июнь суык булырга охшаган"

Быел кыш, яз, җәен һава торышы нинди булыр? Бу хакта без Балтач районы Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиевтән сорап белештек.

Кыш былтыргыдан салкынрак булыр
2019 ел, минем күзәтүләрем буенча, 1984 елга охшап килә. Шуңа күрә быелгы кышның гыйнвар, февраль айлары, узган елгысы белән чагыштырганда, чагыштырмача салкын булыр.

Раштуа бәйрәмендә бераз салкынайтты. Чын суыклар христианнарның чукындыру бәйрәме көнендә башланачак. Алар, бераз җылытулар белән алмаша барып, февраль, март айларына кадәр дәвам итәчәк. Быел барысы 3-4 тапкыр суыклар булып алыр. Гыйнвар аенда салкыннар озак бармас, февраль ахыры, март башларында алар унбишәр көнгә кадәр сузылачак. Салкын һава торышы бураннар белән чиратлашып торачак, – ди халык синоптигы.

Кышын кар күп явачак
Халык синоптигы фикеренчә, декабрь ахырында яуган карлар июнь аеның яңгырларына туры килә. Узган ел июнь аеның башлары салкын булды, кыш җәйгә охшап килеп маташа, ди Әмир Шәрәфиев. Аның фикеренчә, җәй явым-төшемле булмады, аның урынына чык күп төште. Шуның бәрабәренә кышын кар күп ява һәм ул беренче яртысында ешрак булырга охшаган.

 

Узган елларны һава торышы, декабрь башларында җылытып, карларны эретеп ала торган иде. Узган ел андый күренеш күзәтелмәгән. Әмир Шәрәфиев фикеренчә, бу – начар күренеш, чөнки барыбер бер тапкыр булса да кышын җылытып алырга мөмкин. Бу җылыту Раштуа бәйрәменнән соң булырга мөмкин. Декабрь аенда җылытмагач, кар тагы да җыелачак. Шуңа күрә быел кыш кар күп булыр дип уйлыйм, ди ул. Кар күп булса, уҗымнар яхшы сакланачак. Салкыннарның еш һәм дәвамлы булуы, җиләк-җимеш агачларына зыян салырга мөмкин.

Язын явым-төшем аз булыр
Яз иртә килмәс. Март ае салкын булыр, бигрәк тә беренче яртысы. Апрель ае, гадәттәгечә, чагыштырмача салкын булыр. Май аеның 2-3 атнасы җылы һәм коры булыр, тиешле күләмдә яңгыр яумас, чөнки декабрьнең ун көнендә температура плюскә күтәрелә алмады. Шулай ук кыраулар да былтыргыдан күбрәк булачак.

Быел чәчүгә артык иртә чыгып булмас. Май бәйрәмнәреннән соң булыр. Май ахырында яңгырлар китәчәк, ләкин җиләк-җимеш агачларына җылы җитмәс. Бу бигрәк тә печәннәрнең үсүенә начар тәэсир итәр. Печән туплау бик авырлык белән генә барачак, чөнки июнь ае салкын булырга охшаган. Дым җитмәгәч, арыш та үсә алмый, шуңа күрә уңыш та түбән булырга бик мөмкин”, – ди Әмир Шәрәфиев.

 

 

Узган елгы җәй башы быел да кабатланырга мөмкин
“Хәзер һава торышы Тукай язганча килми. Гадәттә, башта яңгыр яву, аннары җылыту табигатькә уңай йогынты ясый, әгәр киресенчә була калса, начар.

Инде ничә елдан бирле күзәтәм, хәзер табигатьтәге үзгәрешләр ике атнага соңга калып бара. Җәй көзгә, көз кышка, кыш язга, яз җәйгә килеп керде. Һава торышы циклардан кабатланып тора. Шуңа күрә ничәнчедер елда булган һава торышы берничә елдан янә кабатланырга мөмкин”, – ди Әмир Шәрәфиев.

Марат МӨБАРӘКШИН

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/society/khalyk-sinoptigynnan-farazlar-kysh-karly-m-salkyn-yaz-yavym-t-shemsez-iyun-suyk-bulyrga-okhshagan-/

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев