Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык санын алучылар кирәк

Халык санын алуны җәмгыятьнең портреты, дип әйтергә мөмкин. Ул халыкның демографик, икътисади һәм социаль характеристикасы буенча илнең чынбарлыктагы сурәтен чагылдыра. Берләшкән милләтләр оешмасы киңәшләре буенча, халык санын алу кимендә ун елга бер тапкыр үткәрелергә тиеш. Чөнки бу вакыт эчендә яңа буын үсеп җитә.

Быелгы Халык санын алуның, башка елларныкы белән чагыштырганда, кайбер үзенчәлекләре бар. Мәсәлән, 2020 елдан башлап, халык санын алучылар халык санын алуны кәгазь битләргә түгел, ә планшет компьютерлары ярдәмендә теркәячәк.

Тагын бер үзенчәлек: гражданнар дәүләт хезмәтләре порталында үзләре халык санын алуда катнаша алачак.

Бүгенге көндә район башлыгы Рамил Гатиятуллин районда Бөтенроссия халык санын алуның оештыру планын раслаган. Аның буенча, халык санын алу персоналын сайларга кирәк, алар 10 контролер һәм 72 халык санын алучы булачак. Персоналларга 15 процтлы резерв каралган.

Баулы дәүләт статистикасы бүлеге халык санын алу буенча персонал туплый. Кандидатларга төп таләпләр: планшет компьютерында эшли белү, аралаша белү, ачык йөзле булу.

Сүз уңаеннан, заманында Глеб Успенский, Лев Толстой, Антон Чехов та халык санын алучы булып эшләгән. Революциягә кадәрге интеллигенциянең 1897 елгы Бөтенроссия халык санын алуда катнашуы шуның белән аңлатыла: илнең төп халкы аз белемле яки грамотасыз була, ә халык санын алучы укый-яза гына түгел, сизгер әңгәмәдәш тә булырга тиеш булган.  Халык санын алуда катнашкан күп кенә кешеләр, “Вишневый сад” авторы кебек, бушка эшләгәннәр һәм нәтиҗәдә “Бөтенроссия беренче халык санын алуда хезмәтләр өчен” дәрәҗәле медаленә лаек булганнар.

Толстой халык санын алуда катнашмаган булса, аның “Так что же нам делать?” дигән танылган мәкаләсе дә язылмас иде. Чехов инициатива күрсәтмәгән булса, көн үзәгендәге “Остров Сахалин” дип аталган очерклар циклы, Суворинга кызыклы хатлары язылмас иде.

Халык санын алучы эше хәзерге заманда да мактаулы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев