Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык санын алу булачак

Бөтенроссия халык санын алуны уздыру вакыты белән бәйле билгесезлектән соң, катгый карар кабул ителде. Халык санын алу булачак, һәм ул 2021 елның төп вакыйгаларының берсе булыр, дип көтелә. Моңа кадәр ике йөз көннән кимрәк вакыт калды. Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 1-30 апрелендә узачак.

Халык санын алуның ничек узуы һәм нәтиҗәләренең төгәллеге әзерлек, оештыру чараларының вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылуына бәйле.

Баулы районында адреслар хуҗалыгын тәртипкә салу буенча күләмле эш алып барылды һәм төгәлләнде. Торак фонды һәм башка биналар, корылмаларның техник эксплуатациясе кагыйдәләре һәм нормалары нигезендә, барлык юл чатларында һәм урамнар башында – урамнар исеме язылган 37 навигация күрсәткече, һәр йортка саны язылган билгеләр куелды. Тагын бер яңалык – урамнар һәм аларда урнашкан социаль мөһим объектлар күрсәтелгән җиде пилон урнаштырылды. Статистика бүлеген шунысы сөендерә: халык санын алучылар тиешле йортлар һәм урамнарны җиңел генә таба алачак.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров сүзләренә караганда, 2019 елдан 2020 елга кадәр шәһәрдә адрес хуҗалыгын тәртипкә салу эшенә барлыгы 462 мең сум тотылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев