Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә

Минем моңа кадәр шәһәр урамнарындагы автобус тукталышларына игътибар да иткәнем юк иде. Ник кирәк? Көн саен үземнең машинама утырып чыгып китәм дә, әйләнеп кайтам бит. Гел алай гына булмый икән шул, җәяү дә кайтырга туры килде.

Эштән соң миңа шәһәр үзәгеннән, халык теле белән әйтсәк, кулацкий посёлогына кайтырга кирәк. Автобус йөрү сирәк күренеш булганлыктан, җәяү генә китәргә уйладым. Рәхәтләнеп кайтып барганда, коеп яңгыр ява башлады. Якындагы кибеткә кереп бераз ышыкланып торганнан соң, яңгыр басылган кебек булды. Үч иткәндәй, мин чыккач, тагын чиләкләп коярга тотынды. Бәхетемә каршы якында гына автобус тукталышы икән ләбаса! Якты күл һәм “Иволга” чатында урнашкан тукталышка йөгердем, имеш корыда басып торакчакмын. Тукталышның тирә-ягына кайчандыр кара җир-туфрак кына салынган булган.Ул яңгырда сазлыкка әверелгән. Биек үкчәле, ачык башлы босоножкаларым белән басуым булды, ап-ак чалбарыма башта пычрак су чәчрәде, аннары аягымны пычрак балчык “суырып” алды. Моңа кадәр яңгырда йөгереп тә алай пычранмаган идем әле. Ярый аяклар белән аңлашылды, кем әйтмешли “дуңгыз кебек пычракка баттым”. Шулай да өсне-башны корыда тоту теләге белән, тукталыш эченә куелган бер зур ташка көч-кә генә баса алдым. Басуын-бастым да бит, сөенергә иртәрәк булып чыкты. Тукталышның поликарбонаттан ясалган ян-яклары юк икән бит. Бәреп яуган яңгыр өскә чәчрәп тора. Ярый, бусына да түзәргә була, өстән тамчы тамганга карасам, тукталышның түбәсе яртылаш юк икән. Тукталыш эченә матур, сыйфатлы тактадан ясап куелган өр-яңа утыргыч та каерып сындырылган. Мондый тукталышта басып торуның файдасы булмасын аңлап, акрын гына кайтуымны дәвам итәм. Хәрәбә хәленә калган тукталышта кәеф кырып басып торуга караганда,  коеп яңгыр яуган урамда рәхәтрәк тә кебек тоелды. Бу минутларда яңгыр астында калудан түгел, ә узган ел гына куелган автобус тукталышының шундый хәлдә булуы күңелдә борчылу, үпкәләү катыш хисләр калдырды. Мондый эшкә кемнең кулы барды икән? Тик торган тукталыш кемгә комачау иткән?

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев