Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кем ул Зотагин?

Бер танышым сөйләгән вакыйга мине бу мәкаләне язарга мәҗбүр итте. Безнең шәһәрдә хөрмәткә һәм үрнәк булыр өчен лаек кешеләребез бар. Кызганычка каршы, яшь буын аларны хәтерләми, әллә, гомумән, белмәүне кулайрак күрәме. Бәлки ул кешеләр ярдәмгә яки гади игътибарга мохтаҗдыр?

Танышым сөйли:

“Мәдәният йорты яныннан үтеп барам. Салкын, буранлы көн. Ишек төбендә хатыны белән җитәкләшеп Петр Александрович Зотагин ышыкланып тора. Кем икәнен аңлатып тормыйм, белмәгәннәр үзләренә үпкәләсен. Хорга килгән инде, аңлашыла. Аякларына көчкә басып йөрсә дә, бер километр чамасы җирне җәяүләп килә бит ул, ветераннар хорының репитицияләрен калдырмый. Яннарына килдем, хәлләрен сораштым.

–Такси көтеп торабыз, – ди. – Бу салкында бүген җәяү кайту кыенрак булыр мөгаен.

 – Әнә бит полиция машинасы тора, – дим. – Хәзер әйтәм мин аларга. Ә дигәнче илтеп килерләр.

– И, әйбәт булыр иде дә ... Уңайсызрак шул.

Петр Александровичның йөзендә өмет чаткыларылары кабынды. Мин машинага таба юнәлдем. Элеккеге “УАЗик”лар түгел инде, заманча матур, җылы машина! Эчендә канәгать елмаешып, ике егет – полиция хезмәткәре утыра. Мин килеп җиткәч, берсе ярык ясап кына тәрәзәсен бераз төшерде.

– Әнә күрәсезме, – дим, – Зотагин басып тора. Аның нинди авырлык белән йөргәнен беләсездер, илтеп кенә килегез әле өенә хәтле, егетләр.

Кем соң ул Зотагин? – диләр болар, мине шаккаттырып.

– Чынлап белмисез мени? Үзегезнең ветераныгыз ләбаса.

– Андыйлар бездә буа буарлык. Комачауламагыз әле, эштә без.

Мин телемне йотып, басып калдым, машина кузгалып китте. Петр Александровичка бу хәлне ничек аңлатырга белми, полиция хезмәткәрләре өчен үзем оялып:

– Бик ашыгыч чакырдылар үзләрен, – дип кычкырдым да, күзләремне яшереп, борылып киттем.”

Танышым ул вакыттагы кичерешләре әле дә йөзендә чагылып үтте.

  Кая бара соң бу дөнья?! Яшьлекләре белән Зотагинның кем икәнен белмәсәләр дә, олы яшьтәге теләсә кайсы ветеран хөрмәткә лаек һәм ярдәмгә мохтаҗ икәнен генә аңларга тиеш бит инде адәм баласы.

  Петр Александрович Баулы эчке эшләр бүлегендә һәм гомүмән районда гомере буе тәрбия эше белән шөгыльләнде. Ул эшләгән елларда нигездә нәкъ менә аның халык алдында ясаган чыгышлары аркасында милиция хезмәткәрләренә ышаныч һәм хөрмәт бар иде. Юморга бай, тәрбияви мисаллар һәм артистизм белән тулы чыгышларын бик күпләр әле дә хәтерлиләр. Яшь милиция хезмәткәрләре дә аны хөрмәт итеп, аңа охшарга тырышалар иде. Чөнки ул аларның аталары кебек иде. Зотагин – күп еллар буе Баулы район эчке эшләр бүлегенең лаеклы йөзе һәм намусы ролен үтәп килде дисәм, бик күпләр килешердер мөгаен. Эх, җитми ахры хәзер анда Зотагиннар...

Сәгыйть ӘХМӘТҖАНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев