Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кем үпкәчел дә, кем йомыкый? (Йолдызнамә)

Мисыр йолдызнамәсе буенча, кайсы көндә тууга карап, кешенең характерын ачыклап була икән. Бу йолдызнамә хатын-кызлар өчен. Үзегезне тикшереп карагыз әле

1нче көн – бик билгеле, күзгә ташлана торган шәхес. Ул әйләнә-тирәдәгеләрнең игътибар үзәгендә булырга ярата. Башкалардан аерылып тора. Андый хатын-кыз – һичшиксез, лидер! Үзенә тәмам ышанган, максатчан, көчле ихтыярлы.

2нче көн – аралашучан, эмоциональ. Андый хатын-кызның дуслары, ахирәтләре бик күп була. Әңгәмәдәшен үзенә каратып, бик тиз дуслашып китә. Гайбәтне, ялганны, икейөзлелекне яратмый. Бик намуслы, чиста күңелле. Кайчагында артык туры сүзле.

3нче көн – сирәк кешеләрдә булган үзенә җәлеп итү көче бар. Яхшы булып күренергә тырышасы да юк, үзе шундый. Һәрчак үзе булып кала белә һәм ихласлыгы белән күңелләрне яулый. Ялагайлану, икейөзлелек ят аңа. Әйләнә-тирәдәгеләр бик ярата үзен.

4нче көн – бик тәртипле, җаваплы хатын-кыз. Өстәвенә, үҗәт, максатчан, үз бәясен белә. Андыйлар теләкләренә һәрчак ирешә! Менә дигән җитәкчеләр чыга үзләреннән.

5нче көн – креативлык, иҗадилык хас. Бик талантлы, иҗади кешеләр. Шул ук вакытта алар балаларча самими, артык ышанучан. Мондый беркатлылык юньсез ирләргә мишень булып та куя, профессиональ өлкәдә кемнәргәдер көндәш тә икән әле үзе. Аларны еш кына алдыйлар, саталар.

6нчы көн – үз эчләренә бикләнгән йомыкыйлар. Беркемгә ышанмыйлар. Алар өчен үз тормышларына яңа кешене кертү бик катлаулы. Үз йөрәген ачканчы, бик озак сыный әле ул башта. Ышанычын яулый алсагыз, бөтен гомере буена тугры дусты булырсыз. Кыен вакытларда ул һәрвакыт сезгә ярдәм итәр.

7нче көн – көчле шәхес, лидер, аналитик. Андый хатын-кыз башкаларны үз артыннан ияртеп йөри, юнәлеш бирә, алар белән идарә итә. Җиделеләр – перфикционистлар да әле. Башкалардан да идеальлек таләп итәләр.

8нче көн – бәйсезлеккә омтылулары белән аерылып торалар. Шуның аркасында ялгыз калучылар да бар. Аларга сабырлык җитми. Бер чиктән икенчесенә ташланалар. Характерларындагы бу сыйфат кешеләр белән мөнәсәбәтен катлауландыра.

9нчы көн – йомшак, ягымлы, кайгыртучан. Аларда эмпатия, ягъни башкалар хәленә керә белү, алар өчен кайгыра йә шатлана белү көчле. Башкалар кичерешләрен үзенеке кебек кабул итү хас аларга. Гуманитар юнәлештә уңышларга ирешә.

10нчы көн – үз-үзенә ышанган хатын-кыз, интеллектуаль. Мөстәкыйль: бу тормышта үз көченә генә таяна. Акыллы киңәшләр, әйбәт рекомендацияләр бирә.

11нче көн – хыялый идеалистка. Күзаллаулары көчле. Әдәби иҗатка талантлы, рәсем сәнгатенә һәвәс булыр. Аңарда үзенә бер шарм бар. Инандыру сәләтенә ия. Ир-атлар бик ярата аларны.

12нче көн – бу хатын-кызларга тормыш төрле сынаулар әзерләгән. Алар әле «очышта», әле түбән тәгәриләр. Ләкин кыенлыклардан курыкмыйлар. Беркайчан да борын салындырып утырмыйлар, кәефләре гел күтәренке. Танк кебек үз максатларына омтылалар һәм чираттагы каршылыкларны җиңә баралар. Алар «йә бар, йә юк!» девизы белән яшиләр.

13нче көн – хезмәт сөючән, тырыш, максатчан. Бик креатив. Башында һәрвакыт кызык идеяләр, грандиоз фикерләр туып тора. Ул аларны шундук тормышка ашырырга ашыга. Бу көнне туган кызлар һәрвакыт үзенә тартып тора.

14нче көн – бертөрлелекне, күңелсезләнеп утыруны яратмый. Вак эшләр аны ялкыта. Бу хатын-кызга якты эмоцияләр, яңа тәэсирләр кирәк гел. Шәп практик. Көчле аналитик.

15нче көн – йорт җанлы, гаилә җанлы. Шау-шулы компанияләрне яратмый. Якыннары янында гына үзен рәхәт хис итә. Шул ук вакытта чит кешеләр белән дә уртак тел таба белә. Конфликтларны оста җайлый.

16нчы көн – бик актив, оптимист, тормышны ярата. Теләсә кайсы компаниянең йөзек кашы кебек. Аралашырга, яңа танышлар булдырырга ярата. Үзенә җәлеп итә торган хатын-кыз. Ир-атлар бик ошата аны.

17нче көн – аңа тормышта гел уңай килеп тора. Язмыш ярата аны, бөтен эшләрдә уңыш юлдаш булып тора. Инандыру сәләтенә ия. Ялганга, ялагайлыкка күчми генә, теләсә кемне яхшы мәгънәсендә үз кубызына биетә ала.

18нче көн – ягымлы, юмарт, түзем, кайгыртучан. Мондый хатын-кыз ярата да, дуслаша да белә. Якын кешесе өчен корбаннарга да әзер.

19нчы көн – эмоциональ, романтик, хыялый. Шул ук вакытта үпкәчел. Бик тиз дуслар таба. Яраткан кешесе белән мөнәсәбәттә романтика көтә. Романтика җитмәсә – эмоцияләр, үпкәләүләр, күз яшьләре котылгысыз.  

20нче көн – хис аның өчен беренче урында: ул мәхәббәт белән яши. Үз-үзен аямыйча тугры калып ярата, яраткан кешесеннән дә шуны көтә. Партнерының ваемсызлыгы аны бәхетсез итә. Аның хыянәте бик авыр җан ярасы ясый. 

21нче көн – бик позитив һәм энергияле. Андый хатын-кызлар бар җирдә беренче. Кайда да уңышка ирешә ул. Сөйкемле, яхшы күңелле. Бәлагә тарыганда ярдәм кулын сузарга һәрчак әзер.

22нче көн – таләпчән, педант. Эшкә салкын карауларга түзә алмый. Аннан-моннан гына эшләүчеләрне тәнкыйтьли. Бик гадел үзе. Башкаларныкы белән туры килмәсә дә, үз фикерен әйтергә курыкмый. Аның турында салкын, тәкәббер дип тә уйлыйлар.

23нче көн – сирәк кешеләрдә була торган сокландыру бар аларда: фантазияләре көчле. Беркайчан төшенкелеккә бирелми, күңелсезләнми, башкаларга да борын салындырырга ирек бирми. Тормыштан шәп энергия ала белә. Иҗатка да сәләтле.

24нче көн – тумышыннан җитәкче. Кыен ситуациядән чыга алу, дөрес чишелеш таба белү сәләте бар. Һәрнәрсәне үтәли күрә кебек, аны алдау мөмкин түгел. Үзенә җаваплылык алырга беркайчан курыкмый.

25нче көн – бик акыллы, аналитик сәләткә ия. Чып-чын каты чикләвек! Аны алдап булмый. Дуслары күп түгел, ләкин барысы да ышанычлы һәм тугры.

26нчы көн – бик амбициоз! Үз хаталарын танымый, артык үзенә ышанган, ишәк кебек кире. Мондый хатын-кыз бик көчле инандыру сәләтенә ия.

27нче көн – үзбәясе түбән булу белән аерылып тора. Яхшы күңелле, ярдәмчел. Еш кына чит кешеләрне кайгыртуны өстен күрә. Андый хатын-кызлар өчен гаилә һәрчак беренче урында. Якыннары өчен бөтенесен эшләргә әзер.

28нче көн –  боерырга, буйсындырырга ярата. Команда бирергә аңа куш. Аңарда интуиция, логик фикерләү, аналитик акыл бик көчле.  

29нчы көн – идеалист, оптимист, тормышка гашыйк җан. Иҗади талантка ия. Мәхәббәткә, яхшылыкның җиңәсенә ышана. Һәрнәрсәдә позитив күрә.

30нчы көн – югарыдан үз хисләрен, фикерләрен җиткерү осталыгы бирелгән. Оратор осталыгы бар. Башкалар белән аралашу сораган профессияләрдә уңышка ирешә.

31нче көн – үзсүзле, максатчан, зирәк, тапкыр. Кыен хәлләрдән чыгу юлын табып кына калмый, булган хәлдән үзенә максималь файда да эшли.  

 

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/goroskop/kem-pkchel-d-kem-yomykyy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев