Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңелле бәйрәм – әниләргә бүләк

Яңа Чүте авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп белән берлектә Әниләр көне уңаеннан “Җылым сиңа, әнием” дип исемләнгән зур бәйрәм кичәсе оештырганнар. Әлеге матур чарага хөрмәт йөзеннән авылның барлык әниләре, ветеран укытучылар чакырылган.

Бәйрәм кичәсе кадерле әниләребезгә багышланган җырлар, шигырьләр белән үрелеп барган.  Чара быел матур гына түгел,  үзенчәлекле дә булган – әниләр арасында җитезлеккә, зирәклеккә чын ярыш оештырганнар. Моның өчен  әни белән кызыннан торган дүрт команда сайлаганнар. Командаларга җиңүгә ирешү өчен берничә биремне үтәргә туры килгән. Иң элек аларның һәрберсе үзләре белән таныштырган, аннары әниләргә кызларының чәчләренә зәвыклы прическалар ясарга кушылган.

Командалар шулай ук әниләр турындагы мәкальләрнең дәвамын тапканнар, алып баручы Фәйрүзә Әхәтованың төрле кызыклы сорауларына җаваплар эзләгәннәр.

Әлбәттә, әниләрне педагогик ситуацияләрдә дә сынап караганнар – мәсәлән, балаң мәктәптә тәрәзә ватса яки начар билге алып кайтса, ничек кабул итәрсең? Телефонда гел уйнаган баланы ни эшләтерсең яки базарга баргач,  кыйммәтле кием сорап бимазаласа, нинди карарга килерсең.

Тагын бер кызыклы бирем – әниләр акча саный-саный алып баручының үзләре турындагы сорауларына  ялгышмый җавап бирергә тиеш булганнар.

Сыер савучылар, бәрәңге җыючылар конкурслары да бик кызыклы узган. Соңгы бирем вакытында командалар өйдә хәзерләп китергән милли ризыкларын тәкъдим иткәннәр – әниләр тәмле бәлеш, гөбәдия, торт, беленнәр пешереп  алып килгәннәр. 

Нәтиҗәдә, Лилия һәм Ленира Зәйнуллиналар гаиләсе “Иң ягымлы гаилә” номинациясендә җиңү яулаган. “Алтын куллы гаилә” номинациясендә – Фәния һәм Зилия Мәҗитовалар, “Супер гаилә” булып Айгөл һәм Камилә Фәттаховалар табылган, ә “Иң күркәм гаилә” – Филүзә һәм Фәнзилә Шәмсетдиновлар. Һәр гаиләгә бүләкләр тапшырылган. оештыручыларга Барлык әниләр, тамашачылар, эчтәлекле һәм күңелле кичә, чын мәгънәдә ял иттергәннәре өчен, оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдергәннәр.

Мәдәният йорты директоры Фәнзия Галләметдинова сүзләренә караганда, мондый бәйрәм кичәләре авыл халкы өчен даими үтә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев