Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңел җылысы тулы очрашу

Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов “Шатлык” тернәкләндерү үзәгендә хезмәт коллективы белән очрашты.

Очрашуда “Шәфкать” комплекслы үзәге, социаль яклау, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре катнаш-ты. Киңәшмә, нигездә, Татарстан Дәүләт Советына сайлауларга багышланган иде һәм җылы дустанә атмосферада үтте. Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин депутатлыкка кандидатлар белән таныштырды һәм сайлауларга ни өчен барырга кирәклеген аңлатырга тырышты. Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Рөстәм Вәлиуллов республикада тормышка ашырыла торган илкүләм проектлар турында сөйләде. “Демография” проектына тулырак тукталды. Әлеге илкүләм проект буенча Баулы районы “Өлкән буын” төбәк проектында катнаша. Әлеге төбәк проекты буенча безнең район күптән түгел генә “Лада Куб” “Социаль такси” автомобиле сатып алган, ул бу атнада авылда яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина учреждениеләренә диспансерлаштыру узу өчен йөртә башлады.

 

Автор фотосурәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ