Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанда Фәнис Яруллин яшәгән йортка мемориаль такта куячаклар

Казанда якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин истәлегенә мемориаль такта куелачак. Бу хакта “Баулы-информ” редакциясенә Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин хәбәр итте.

Мемориаль такта Казанда Жуковский урамында Фәнис Яруллин 2005-2011 елларда яшәгән 9нчы йорт фасадына куелачак.

“Өч ел элек Фәнис Яруллинның тормыш иптәше Нурсөя ханым белән очрашуда, ул үзләре яши торган йорт фасадына мемориаль такта кую теләген белдергән иде, – ди Ринат Хәмидуллин. – Без мемориаль тактаның кеше вафат булганнан соң ничә ел узгач куелуы белән кызыксындык. Фәнис Яруллинга инде куеп булуын ачыкладык”.

Баулы районы җитәкчелеге бу тәкъдим белән Татарстан Язучылар берлегенә мөрәҗәгать иткән, анда хупладылар. Ринат Хәмидуллин әйтүенчә, тактаны куюга кагылышлы берникадәр кыенлыклар килеп чыккан.

“Бу йортта торак милекчеләре ширкәте җыелышын үткәрергә һәм йортта яшәүчеләрдән аларның ризалыгын раслаучы имзалар җыярга кирәк иде, – ди район башлыгы урынбасары. – Без, йорттагы бөтен 60 фатирны да йөреп чыгып, имзалар җыйдык. Нигездә, бөтен кеше дә имзасын куйды, барысы да диярлек Фәнис Яруллинны белә, хөрмәт итә.”

 Имзалар куелган документны идарәче компаниядә теркәгәннәр. Текстны, ике телдә язып, Татарстан фәннәр академиясендә килештергәннәр. Һәм менә ике ел узгач, Фәнис Яруллин истәлегенә мемориаль такта әзерләгәннәр. Аны йорт фасадына яз көне куячаклар.

Якташыбыз Рәсим Шәрифуллин язучының барельефын ясаган булган, тик мәдәният министрлыгында башка барельеф һәм макет әзерләгәннәр.

Лейсан Галимова фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев