Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанда «Ак чәчәкләр» киносын тәкъдир иттеләр

Ун серияле фильмны "Яңа гасыр" каналында көз айларында күрсәтергә ниятлиләр.

Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романы заманында иң популяр әсәрләрдән саналган. Мәхәббәт, намус, профессиональлек, җәмгыять алдындагы бурыч кебек сыйфатларга багышланган әсәр төрле телләргә тәрҗемә ителеп, үз укучыларын таба. Сүз уңаеннан, әлеге әсәрнең язылуына да ярты гасыр тулды, дип хәбәр итә Intertat.ru.

Якшәмбе көнне узган тәкъдир итү кичәсе концертлы тамашага корылган иде. Классик әсәрнең язылу тарихын автор Г.Әпсәләмов исеменнән Кариев театры артисты Нуриәхмәт ага Сафин сөйләде. Кинода төшкән артистлар үз образларыннан өзекләр башкарды. Эстрада җырчыларыбыз фильм өчен махсус иҗат иткән һәм моңарчы яңгыраган кино тукымасына кереп киткән әсәрләрне яңгыратты. Игътибарлы тамашачы җырчы Вил Усманов иҗат иткән җырларның еш яңгыравын сизми калмагандыр.

Олпат язучыбыз яктырткан ак халатлы табиблар темасы бүгенге көндә дә җәмгыятебездә мөһим тема булып кала бирә. Юкка гына тәкъдим итү кичәсенә җыелган тамашачылар арасыннан берәү: "Бу фильмны табибларыбызның үзләренә күрсәтсәгез шәп булыр иде", - димәгәндер.

Фото: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев