Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каюм Насыйри һәм Риза Фәхретдин премиясе лауреатлары билгеле

Алар 23 апрельдә Туган тел форумы кысаларында бүләкләнәчәк.

Каюм Насыйри һәм Риза Фәхретдин премиясе лауреатлары быел 23 апрельдә Туган тел форумы кысаларында бүләкләнәчәк.

Республика күләмендә Тукайның 135 еллыгына һәм Туган тел көненә багышланган чаралар программасына багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге мөдире Энҗе Гыйззәтуллина лауреатлар һәм премия турында белешмә белән таныштырды.

Коллективлар арасыннан Каюм Насыйри премиясенә Казан шәһәренең Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназиясе, Риза Фәхретдин премиясенә Мамадыш шәһәренең 11 нче Ландыш балалар бакчасы лаек булган.

Мөгаллимнәр арасыннан Каюм Насыйри премиясен Түбән Кама шәһәренең 39 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Нурзия Мирхазова, Риза Фәхретдин премиясен Казан шәһәренең 4 нче гимназиясеннән башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөһрә Ваһапова ала.

«Бу премияне алу өчен белем бирү оешмалары һәм педагоглар арасында конкурс игълан ителә. Алар Каюм Насыйри һәм Риза Фәхретдин мирасын кулланып балалар тәрбияләүдә ирешкән уңышларын күрсәтәләр», — диде Энҗе Гыйззәтуллина.

Бу уку елында Каюм Насыйри премиясенә — 30, Риза Фәхретдин премиясенә 24 гариза бирелгән.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелгән Туган тел форумында Халыкара олимпиадага йомгак ясалачак. Биредә «Илһам» иҗат конкурсы лауреатлары да игълан ителәчәк.


Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/science/21-04-2021/kayum-nasyyri-m-riza-f-hretdin-premiyase-laureatlary-bilgele-5820640

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев