Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайгырту һәм мәхәббәт тоеп яши

“Хезмәткә дан” газетасы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар турындагы “Мин – дөньяның бер өлеше” махсус проектын дәвам итә. Бүгенге язмабыз герое – Поповка авылыннан Полина Максимова.

Поповка авылында урнашкан йортларның берсендә тату гаилә яши. Яшүсмер кыз, әнисе, үги әтисе һәм аның ике улы. Гаиләдәге дустанә һәм мәхәббәт тулы мөнәсәбәтләр, барыннан да элек, нур чәчеп торучы хуҗабикә Ирина Закирова тырышлыгы нәтиҗәсе.

Гаилә башлыгы Артур вахта ысулы белән эшли, уллары – студентлар, гаилә еш кына бергә җыелырга ярата һәм бу мизгелләрне түземсезлек белән көтеп ала. Иринаның 15 яшьлек кызы Полина Максимова бүгенге көндә менә шундый дустанә гаиләдә гомер итә.

Без килеп кергәндә, әни белән кызы өйдә үзләре генә иде: гаилә башлыгы – эштә, уллары – укуда. Ирина кызы Полина белән бәйле истәлекләрне барлады. Ә алар, нигездә, кызының сәламәтлеге өчен борчылулар белән сугарылган.

Ирина 1994 елда әти-әнисе белән Үзбәкстаннан әтисенең туган ягына –  Баулы районының Поповка авылына – кайта. Ул һәрвакыт әни булу турында хыяллана һәм 2007 елда Ирина кыз бала алып кайта. Йөклелек яхшы гына уза, борчылу өчен бернинди сәбәпләр дә булмый. Ул кесарево кисеме юлы белән сау-сәламәт кыз бала таба.

– Полинаның үсеше башка сабыйларныкы кебек иде. Бер яше тулганда, ул инде сөйләшә дә башлады. Тыныч кыз бала иде, төннәрен дә бик еламады, мин төнлә аны ашатырга гына тора идем, аннан ул тагын йоклап китә иде, – дип искә төшерә Ирина. – Кызыма сигез ай булганда, мине эшкә чакырдылар һәм без аның белән икәүләп төшкә кадәр эшкә йөрдек. Ул минем янәшәмдә коляскада ятты, ә мин компьютерда үз вазифаларымны башкардым.

Ирина һәр мизгелгә сөенеп, бар игътибарын кызын тәрбияләүгә юнәлтә. Яшь ярымлык чагында Полина балалар бакчасына китә. Кызга анда бик ошый, ул башка балалар белән аралаша, йөгерә, уйный, шигырьләр өйрәнә, рәсем ясый һәм гадәти бала булып үсә.

Полинага өч яшь тулгач, Ирина кызының халәтендә сәерлекләр сизә башлый: кызчык яктылыктан курка, бер урында катып кала, агарына. Мондый өянәкләр барлыкка килү белән, Ирина табибка мөрәҗәгать итә.

– Без моның нәрсә икәнен аңламадык. Бер ел диярлек безгә төгәл диагноз куя алмадылар, ә эпилепсия диагнозы сорау астында торды. Энцефалограмма узганда, белгечләр кызымның баш миендә эпилептик активлык барлыгын шунда ук ачыклый алмадылар, – ди Ирина.

Бик авыр, борчулы һәм өметсезлеккә бирелгән вакытларында, әти-әнисе төп таянычы була.  Ирина үзе дә үзен кулга алырга, бирешмәскә кирәклеген яхшы аңлый.

– Беренче мәлләрдә, өянәкләр башлангач, бик куркыныч булды, мин паникага бирелә идем, – дип сөйли Ирина. – Бер елдан соң гына бала йоклаганда энцефалограмма яздырып, авыруны ачыкладылар һәм эпилепсия диагнозы куйдылар. Әлбәттә, моны ишетү, кабул итү бик авыр булды. Бар көчебезне туплап, яхшыга өметләнеп яшәргә өйрәнергә туры килде.

Полина бу вакытта балалар бакчасына йөрүен дәвам итә, дүрт яшендә укырга өйрәнә, рәсем ясарга ярата. Балалар бакчасында тәрбиячеләр кызның хәле турында хәбәрдар була һәм, өянәкләре кузгалуга, биредә тәрбияче булып эшләүче әнисенә хәбәр итәләр һәм ул кызына беренче ярдәм күрсәтергә ашыга.

Төгәл диагноз куелгач, кызга дәвалану билгелиләр. Аларга күп кенә препаратлар сынап карарга туры килә, чөнки кирәкле нәтиҗә бирми торган дарулар да була. Шуңа бәйле рәвештә, табиблар кызга фармакорезистент формалы эпилепсия диагнозын куялар.

– Полинаның баш миендә гидроцефалия (водянка) булуы ачыкланды. 2015 елда, кызым сигез яшьлек чагында, кабат магнит-резонанс томографиясе үткәч, Казанда республика балалар клиник хастаханәсендә ашыгыч рәвештә операция ясадылар, – ди Ирина. – Операция яхшы гына узды.

Операциядән соң, озак кына тернәкләндерү курсы үтәләр. Ирина һәрвакыт кызы янәшәсендә була.

2016 елда гаиләгә эпилепсияне дәвалауның яңа ысулын тәкъдим итәләр. Бу ысул приступларның ешлыгын һәм дәвамлылын киметә, баланың халәтен сизелерлек яхшырта. Июльдә Полинага Казан республика балалар клиник хастаханәсендә операция ясыйлар: Италия профессоры Франческо Гуарнера җитәкчелегендә умрау сөяге тирәсенә тире астына миниатюр электрон җайланма урнаштыралар. Ирина сүзләренчә, мондый операцияне бу хастаханәдә ул вакытта беренче тапкыр ясыйлар: белгечләр командасы Казан табибларын мондый стимуляторларны куярга өйрәтә. Полина әлеге имплант куелган беренче өч пациент арасында була. Җайланманың батареясы якынча биш ел хезмәт итә, 2021 елның ноябрендә аны алыштырганнар.

2020 елның октябрендә Ирина, кыйммәтле генетик анализ ясау өчен, хәйрия акчасы җыюны оештыра. Якташларының ярдәме белән, Полинага әлеге анализны ясыйлар. Нәтиҗәдә аңа тагын бер диагноз – 1нче типтагы нейрофиброматоз диагнозы куела.

2021 елның ноябрендә Ирина кызы белән Мәскәүгә Н.И.Пирогов исемендәге милли медицина-хирургия үзәгенә бара. Анда алар эпипротокол буенча баш миенә магнит-резонанс томографиясе узалар.

Ирина сүзләренчә, эпилепсия өянәкләрен тулысынча туктатуга ирешә алмаганнар. Аларны вакытлыча туктатып торырга гына мөмкин.

– Кызымның өянәге бик көчле булып, аны үзем туктата алмасам, ашыгыч ярдәмгә шалтыратам һәм безне хастаханәгә алып китәләр, – дип сөйли Ирина. – Мин үзем барысына да өйрәндем: үзем укол ясыйм. Өебездә Полина өчен махсус аптечка бар, анда бөтен кирәкле әйберләр саклана.  Төп күрсәткечләрне журналга теркәп барабыз.

Соңгы вакытларда гаилә Мәскәү белгечләре күзәтүе астында да тора, алар Яр Чаллыга килеп кабул итә. Авыру ачыкланганнан бирле, даими рәвештә табиблар белән киңәшләшеп торалар, тикшеренүләр узалар.  Полина елга ике тапкыр энцефалограмма уза.

Бушлай бирелә торган дарулар арасында булмаган кайбер препаратларны гаилә үз акчасына сатып ала. Ирина әйтүенчә, хәзерге вакытта даруларга уртача 13 мең сум акча сарыф ителә.

Авыруы Полинаның характерын үзгәртә һәм бөтен организмына йогынты ясый. Кызда кайвакыт агрессия булгалый, эпилептикларга хас оныту, хәлсезлек һәм башка симптомнар күзәтелә.

 Кызының авыруы белән көрәшергә Иринага һәрчак әти-әнисе булыша, ә 2015 елда ул кияүгә чыга. Иринаның тормыш иптәше Полинаны үз кызы кебек җылы кабул итә һәм хатынына кызны тәрбияләүгә булыша.

Ирина – психолог һәм һөнәре аңа үзенчәлекле бала тәрбияләү процессын күпкә җиңеләйтә. Полина өйдән торып укый, индивидуаль программа буенча шөгыльләнә. Сәламәтлеге яхшы булганда, мәктәпкә дәресләргә бара һәм яшьтәшләре белән аралаша. Әни кеше фикеренчә, тормышка җайлашу – бала өчен мөһим аспект. Полина әнисе белән конспектлар яза, математика һәм рус теле буенча биремнәр үти, ноутбук аша видеодәресләр тыңлый.

– Баш миенең сул ярымшары зарарланганга, уку программасы җиңел бирелми. Бигрәк тә математика белән проблема туа, биремнәрне чишә алмый. Шуның аркасында кызым бу предметны әллә ни яратмый да, – ди Ирина. – Районыбызда коррекция мәктәбе булса, әлбәттә, яхшы булыр иде.

Гаилә Полинаны тормышка җайлаштырырга тырыша. Ирина – сабыр һәм бик тырыш ханым, ул көн саен баласының сәламәтлеге өчен көрәшә, бары тик яхшыга өметләнә. Полинага кечкенәдән үк рәсем ясарга, бисердан эшләнмәләр җыю ошаган, ә соңгы вакытта ул алмаз мозаикасы ярдәмендә чигү белән мавыга башлаган. Полина үзе ясаган картиналарын туганнарына бүләк итә.  Кыз саф һавада йөрергә һәм хайваннарны ярата. Безгә ул әле күптән түгел генә туган песи балаларын күрсәтте. Полина алар белән мәш килгәндә, аның йөзе елмаю белән тула. Полина әнисенә өй эшләрендә дә ярдәм итә: Ирина аңа чәй өстәле әзерләү, савыт-саба юу, песине ашату һәм башка шуның кебек авыр булмаган эшләр йөкли.

– Аңа әле уйнарга, үзенең актёрлык сәләтен күрсәтергә дә бик ошый, – дип сөйли Ирина. – Без кыска роликлар төшерәбез һәм аларны социаль челтәрләргә куябыз. Бу шөгыль яхшы гына килеп чыга, тик кайвакыт ул ояла.

Ирина кызы белән “Благо” сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче аналар иҗтимагый оешмасында тора. Гаилә даими рәвештә җәмгыятьнең ярдәмен тоеп яши, башка аналар һәм балалар белән аралаша. Кызганычка каршы, авыл Баулыдан ерак урнашканлыктан, бөтен чараларда да катнашу мөмкин түгел. Шуңа да карамастан, гаилә яхшыга өметләнеп яши, Полинаны тормышка җайлаштыруга бар тырышлыгын куя. Ә күңел юатырлык җылы сүз һәм игътибар, мондый гаиләләр үзләрен ялгыз хис итмәсен өчен, бик тә мөһим.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев