Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каты авыручыларны карарга өйрәтәләр

“Өлкән буын” төбәк проектының “Демография” илкүләм проектын гамәлгә кертү кысаларында Баулы районында авыруны озак вакыт карау системасы – “Тернәкләндерү һәм карау-тәрбияләү мәктәбе” тормышка ашырыла.

“Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе” үз-үзләрен карый алмаучы олы яшьтәгеләрнең туганнарын, социаль хезмәткәрләрне каты авыручы өлкәннәрне һәм инвалидларны озак вакыт карау-тәрбияләүгә өйрәтүгә багышланган.

Еш кына инвалидларның һәм өлкәннәрнең туганнары авыруны карау-тәрбияләүдә югалып кала. Шуның аркасында гаиләдә кыен хәл килеп туарга мөмкин. Ә Тернәкләндерү мәктәбендә уку кешеләрнең авыруны карау вакытында килеп туган проблемаларга кагылышлы белемнәрен киңәйтергә ярдәм итә.

 Баулы районында мондый мәктәп “Шәфкатьлелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә оештырылган. Укыту махсус җиһазланган кабинетта алып барыла. Әлеге юнәлеш өчен социаль эш белгече Татьяна Капитонова җаваплы.

– Иң беренче чиратта без, Баулы район үзәк хастаханәсе белән берлектә, озак вакыт карау-тәрбияләүгә мохтаҗ булган кешеләрне ачыклау эшен башкардык, – дип сөйләде безгә Татьяна Капитонова. – Бүгенге көндә хастаханә тугыз кешене аерып күрсәтте. Аларны тикшердек, аларның торак-көнкүреш шартларын тикшерү актлары, биографик сораштыру һәм аларны карау буенча шәхси план төзелде. 70 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның өйләренә барып, аларның хәлләрен тикшерп кайтканнан соң, социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ булган тагын 28 кеше ачыкланды.

Үзәктә ике төркем оештырылган, берсенә – социаль хезмәткәрләр, икенчесенә өлкәннәрнең туганнары керә. Дәресләр теоретик һәм практик курсларга бүленгән. Мәктәп кысаларында инде 17 дәрес үткәрелгән, нәтиҗәдә өлкәннәрнең 14 туганы һәм сигез социаль хезмәткәр укытылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев