Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Карында вакытта ук баланың җенесен белергә ярыймы?

Ислам динендә ЭКО ясатуга караш нинди?

Медицина алга атлаган саен, бала тудыру буенча да бик күп проблемалар хәл ителде. Йөкле вакытта ук баланың җенесен белү, ЭКО ясату һәм башкалар шул турыда сөйли. Ә мөселманнарга бу эшләрне башкарырга ярыймы?

Ислам дине буенча ЭКО рөхсәт ителә, суррогат әни хезмәтеннән файдалану рөхсәт ителми.

Шулай ук, баланың җенесен алдан белү дә гөнаһ түгел. "Әмма Аллаһтан һәрвакыт хәерлесен сорарга кирәк. Малай тусын иде яки кыз булсын, дип теләргә кирәкми, чөнки син аның кайсы хәерле буласын белмисең", – ди дин әһелләре.

Ир яки кыз бала тусын дип махсус календарь буенча аерым көннәрдә балага узуга да дин каршы түгел. Әмма һәр нәрсәнең Аллаһы кушканы буенча гына башкарылуын онытмыйча, аннан хәерлесен сорарга кирәк.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев