Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кандызлылар кышкы Сабантуйда күңел ачтылар

Кичә, 28 февраль, кышның соңгы көнендә, Татар Кандызы авылында 23 февральга багышланган күңелле чара узган, анда 30 якын авыл кешесе катнавшкан.

Татар Кандызы мәдәният йорты мөдире Айрат Хөсәенов сүзләренчә, кышкы Сабантуй районда бер авылда гына уздырыла икән. Быел кандызлылар бу чараны икенче тапкыр үткәрделәр.

“Бәйрәм җыр-биюләр белән күңелле генә башланып китте, – дип сөйләде Айрат Хөсәенов. – Матур итеп Сабантуйның традицион булган уеннары – чулмэк вату, аркан тартышу, йомырка кабып йогеру кебек уеннар уйнаттык”.

Бәйрәм чарасында Кыш бабай белән Кар кызы да катнашты, ә Сиринә Вагыйзова клоун костюмы киеп, халыкның кәефен күтәреп торды.

“Бәйрәм бик күңелле узды. Учакта тәмле плов пешереп, халыкны сыйладык. Лилия Шакирова, Динар Хөсәенов авылдашларга матур җырларын бүләк иттеләр”, – диде Айрат Хөсәенов.

Риф Габдрахманов гармун уйнап, бәйрәм ахырында барлык халыкны биетте.

Ләйсән Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев