Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Качаклар өчен гуманитар ярдәм җыю игълан ителде

Белгород өлкәсе территориясенә килгән качаклар өчен гуманитар ярдәмне ашыгыч җыю игълан ителде.

"Изге эшләр көне" хәйрия фонды Россия Кызыл Хач Үзәк Аппаратының Татарстан бүлеге белән берлектә Донецк Халык Республикасыннан, Луганск Халык Республикасыннан, Украина һәм Россия Федерациясенең чиктәш территорияләреннән Белгород шәһәре һәм Белгород өлкәсе территориясенә эвакуацияләнгән кешеләргә гуманитар ярдәм җыюны гамәлгә ашыра.

Хәзерге вакытта Белгород өлкәсе территориясендә кимендә 10 мең мәҗбүри күчеп килгән кеше бар, шул исәптән өлкән кешеләр, хатын-кызлар, балалар. Азык-төлеккә, шәхси гигиена чараларына, көнкүреш химиясенә, урын-җир кирәк-яракларына һәм киемгә ихтыяҗ зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев