Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кабакны кышын ничек сакларга?

Күп кеше үз бакчасында кабак үстерә. Әмма җыеп алганнан соң аны бар кеше дә дөрес саклый белми. Шуңа күрә дә бу яшелчә тәмен, сусыллыгын югалтырга, көпшәкләнергә мөмкин. Мондый хәлгә юлыкмас өчен, кышын саклау өчен дөрес сорт сайларга һәм аны саклау кагыйдәләрен белергә кирәк.

Кабак сортлары

Кышын саклауга калдыру өчен азык сортларына керә торган зур кабаклар яхшы. "Миндальная; мамонтовая; стофунтовая; бирючекутская 735; мозолеевская; грибовская зимняя" сортлары кышын әйбәт сакланачак. Әгәр барысы да дөрес эшләнсә, мондый кабаклар тәмен югалтмыйча 8-9 айга кадәр саклана ала. Ә менә мускат сортлы кабаклар нибары 3-4 ай гына саклана алачак. Аларга "белая медовая; мускатная; чалмовидная; получалмовидная" сортлары керә.

 

Саклау кагыйдәләре

Кабакны саклауга алып куйганчы, аны бер-ике көнгә кояш астында кибәргә калдырырга кирәк. Тышы зарарланган, янчелгән кабакларны саклау өчен алмыйлар. Чөнки алар тиз чери башлаячак. Озак саклау өчен җимеш сабагы булган кабакларны сайларга кирәк. Кабаклар сакланачак бүлмәдә температура шактый түбән булырга тиеш. Иң яхшысы +8...+10 градус, максималь температура +15 градус. Кабаклар караңгыда ятарга тиеш, якты урыннарда алар бозыла. Кабаклар бер-берсенә тиеп тә торырга тиеш түгел, юкса чери башлаячаклар. Әгәр саклау урынының мәйданы бәләкәй һәм кабакларны бер-берсеннән ерак ара белән куеп булмый икән, алар арасына кәгазь куеп калдырырга кирәк. Кабаклар сакланган урынны даими җилләтергә кирәк.

 

Кабактан нәрсәләр әзерләргә?

Кабактан кышка кайнатма яки балсыз кабымлык әзерләргә була. Классик кайнатма һәм яшелчә рагуы рецептын тәкъдим итәбез.

 

Уксуссыз яшелчә рагуы

0,5 кг кабак, 0,5 кг кишер, 0,5 кг суган, 1 кг болгар борычы, 1 кг ташкабак, 1 кг баклажан, 1 кг помидор, 100 гр үсемлек мае, 200 гр томат пастасы, тәменчә тоз һәм шикәр. Барлык яшелчәләрне чирек боҗралап турарга, помидорларны блендер ярдәмендә изәргә. Суган белән кишерне 50 гр үсемлек маенда кыздырырга. Зур кәстрүлгә туралган чи яшелчәләрне, изелгән помидорларны, калган майны салырга. 1 сәгать тирәсе томалап пешерергә. Соңыннан шикәр, тоз, томат пастасы өстәргә. Тагын 40 минут пешерергә. Әзер рагуны стериль банкаларга салып капкач белән капларга.

Кабактан кайнатма

1 кг кабак, 1 кг шикәр комы, 1,5 стакан су. Шикәрне суга салып сироп кайнатырга. Сироп кашыктан нечкә җеп кебек агып төшә башлаганчы кайнатырга кирәк. 1 см зурлыкта туралган кабакны сиропка салып әзер булганчы кайнатырга. Кайнатма куе гәрәбә төсенә кергәч әзер була. 

Фото: https://yandex.ru/images/

Чыганак: http://https://intertat.tatar/copayjavap/-kabakny-nichek-saklarga-/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев