ЮХИДИ рейдлары бара
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 22-31 гыйнварда район юлларында каршы як полосага чыгу кагыйдәләре үтәлешен тикшерә.
2023 елда Баулы районында, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыгу аркасында 10 авария теркәлгән, аларда 3 кеше һәлак булган, 14 кеше җәрәхәтләр алган. Быел, машина йөртүчеләрнең каршы як полосага чыгуы сәбәпле ике юл-транспорт һәлакәте булган.
Каршы як полосага чыгу белән бәйле административ хокук бозуларны булдырмау максатыннан, 22-31 гыйнварда район юлларында “Каршы як полоса” профилактик чарасы үткәрелә.
Баулы районы Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы булырга өнди.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев