Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске батарейкаларны кая куярга?

Яндекс.Район.сервисында баулылы түбәндәге сорауны калдырган:

– Әйтегезче, иске батарейкаларны кая тапшырырга мөмкин? Шактый күп җыелды. Алардан котыласы килә. Моны ничек эшләргә икән?

Борис А.

 

Әлеге сорауга Татарстан экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе өлкән белгече Алия Йосыпова комментарий бирде:

– Безнең районда хезмәт срогы чыккан батарейкаларны җыю өчен контейнерлар барлык мәктәпкәчә учреждениеләрдә, мәктәпләрдә, кайбер оешмаларда бар. Тулгач, без аларны җыеп, утилизациягә озату өчен Азнакайга илтәбез. Батарейкалары бик күп җыелган кешеләр бу турыда түбәндәге телефоннар аша миңа хәбәр итә алалар: 6-07-14, 89625480603.

Комментарийны “Мехуборка” предприятиесенең Баулы юнәлеше буенча җитәкчесе Илдар Әсәдуллин тулыландырды:

– “Шифа” сәүдә үзәгендә хезмәт срогы чыккан батарейкаларны һәм терекөмешле лампочкаларны җыю өчен куелган махсум контейнер бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев