Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Исергәптә төзекләндерү эшләре дәвам итә

Исергәп авылында быел зур эшләр башкарыла. Авыл зиратларын төзекләндерү тәмамланып килә. Юлларны ремонтлау, мәдәният йорты территориясен төзекләндерү буенча эшләр шушы көннәрдә башланачак.

Авылны төзекләндерү эшләренең барысы да авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, бәйгедә җиңгән акчалар хисабына эшләнә.

“Безнең авыл җирлеге узган елда «Иң яхшы муниципаль практика» Бөтенроссия конкурсында призерлар исемлегенә керде. «Шәһәр төзелеше сәясәте, халыкның уңайлы тормыш-көнкүрешен тәэмин итү һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү» номинациясендә авыл җирлекләре арасында икенче урынны яулап, унбиш миллион сум акчага лаек булды. Бүгенге көндә әлеге акчалар эшкә “җигелде”, – дип аңлатты авыл җирлеге башлыгы Айдар Әгълиуллин.

“Әлеге зиратта безнең нәселебездән дә байтак кына кешеләр җирләнгән. Әбиебез, ике туган балалары биредә. Кая карасаң да таныш, без аралашып яшәгән кешеләр, – дип сөйләде Айназ Зарипова. – Бүген әбекәйнең зиратына килгән идем. Зур-зур агачларны кискәнннәр, хәтта агачларның төпләрен дә алып чистартканнар. Бу бик зур һәм кирәкле эш. Язгы-көзге өмәләрдә генә кул көче белән бу кадәр эшләрне башкарып булмый бит. Зиратларыбыз чиста булса, монда күмелгән кешеләрнең дә рухлары шат булыр дип уйлыйм.”

“Мин шушы авылда туып үстем. Бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яшим. Кунакка кайткан саен авылдагы төзекләндерү эшләренә, авылның елдан-ел матурлануына шатланып китәм, – ди Алия Рәҗәпова. – Бу юлы кайтуымда зиратлардагы башкарылган эш күләмен күреп шаккаттым. Биредә минем иң якын кешем – әтием җирләнгән. Кайткан саен зиратка да кереп чыгабыз. Авыл җирлеге башлыгына да зур рәхмәт, тырыша, эшне кирәгенчә оештыра белә.”

Зират тирәләрен, эчен чистарту эшләре белән беррәттән ике яклап 400 метрга якын коймалары да алыштырыла. Яңа коймалар профнастилдан булачак.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев