Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Исергәпкә быел “Чиста су” киләчәк

Исергәп авыл җирлегендә 2014 елда башкарылган эшләр һәм 2015 елга куелган бурычларны колачлаган халык җыелышы үтте. Анда Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, халыкка хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре, җитәкчеләр катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Айдар Әгълиуллинның отчет докладынан күренгәнчә, авылда һәр эш вакытында һәм нәтиҗәле итеп башкарыла. Исергәп авыл җирлеге Яңа...

Исергәп авыл җирлегендә 2014 елда башкарылган эшләр һәм 2015 елга куелган бурычларны колачлаган халык җыелышы үтте. Анда Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, халыкка хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре, җитәкчеләр катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Айдар Әгълиуллинның отчет докладынан күренгәнчә, авылда һәр эш вакытында һәм нәтиҗәле итеп башкарыла.

Исергәп авыл җирлеге Яңа Баулы һәм Исергәп авылларын берләштерә. Бүгенге көндә Исергәптә - 1162 кеше, ә Яңа Баулыда 109 кеше исәпләнә. Айдар Әгълиуллин узган елда башкарылган эшләр белән таныштырды: язгы ташу чорында әзерлек чаралары күрелгән (су юлларын, тыкрыкларны чистарту өмәләре оештырылган), Яшьләр урамындагы чүплеккә рекультивация ясалган, үләт базына капиталь төзекләндерү уздырылган, Исергәптә - Казан һәм Ленин, Яңа Баулының Тукай урамында юлларга чуерташ салынган, электр линияләре төзекләндерелеп, яктырткычлар куелган. Шулай ук Исергәптә мәктәп баскычына 280 меңлек ремонт ясалаган, Совет һәм Ленин урамнарында балалар мәйданчыклары төзелгән. Ике авылда да референдум үткәреп, һәр балигъ булган кешедән 200 сум җыеп, барлыгы 50800 сум акча тупланган. Аңа республика бюджетыннан 203 мең сум өстәлгәннән соң, акча авыл зиратларын төзекләндерүгә тотылган.

Татарстан Республикасында авыл җирлекләре арасында уздырылган конкурс нәтиҗәләре буенча Исергәп авыл җирлеге 1 миллион сумлык грантка ия булуы биредә эшнең яхшы оештырылганлыгын күрсәтә.

Җыелышта су белән тәэмин итү проблемасы күтәрелде. Авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, аны 2015 елда "Чиста су" программасы ярдәмендә хәл итеп булачак.

Җыелыш барышында шулай ук "Газзалиев", "Бәкер" фермерлык хужалыклары җитәкчеләре Хәким Газзалиев, Марат Бакиров, мәктәп директоры Лилия Хөснетдинова, полиция бүлеге участок вәкаләтлесе Андрей Фокин хисап тоттылар. Барлык чыгышлардан соң, район башлыгы Рамил Гатиятуллин үз фикерләрен җиткерде. Башка авыл җирлекләре белән чагыштырганда, Исергәп авыл җирлегенең көчле, биредә үз эшеңне ачу мөмкинлеге зур булуын әйтте. Бигрәк тә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү яхшы нәтиҗәләр бирәчәген искәртеп үтте.

Индира САЙФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев