Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Исергәп мәктәбе укучылары калфак тегәргә өйрәнде

Баулының туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре балалар янына үзләре бардылар.

Иң беренче булып укучылар “Милли кием кешеләрнең осталыгын чагылдыра” дип исемләнгән чара карадылар. Музей хезмәткәре Кадрия Гыймазова кызларны татар милли киеменең тарихы белән таныштырды. Алга таба чарада катнашучыларның һәрберсе үз куллары белән милли баш киеме – калфак тегәргә өйрәнделәр.

Исергәп мәктәбе укучысы Эльвина Зарипова кул эшләре белән шөгыльләнергә ярата, аеруча аңа әнисе белән кичләрен бәйләм бәйләү ошый. Калфак тегү мастер-классында ул бик тә теләп катнашкан.

  • Мин татар кызы, шуңа да калфак тегү серләренә өйрәтү буенча  мастер-класс булуын ишеткәч бик шатландым, – ди Эльвина. – Әлеге чара файдалы булды. Хәзер мин калфакның ничек тегелгәнен беләм, апайларыма да өйрәтәчәкмен.

Чара “Пушкин картасы” программасы кысаларында узды. Шундый ук мастер-класс Кызыльярда да оештырылган.

Фото: музей архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев