Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Исергәп актив пенсионерлары Казанга сәяхәт кылган

Сонгы берничә елда Исергәп авылы тормышында кунелле узгәрешләр, матур чаралар уздыру традициягә әйлэнеп бара. Яшьләр тормышы белән бер рәттән өлкән буын вәкилләре дә калышмыйча авыл тормышы белэн кызыксынып, төрле бәйрәмнәр уткәрудэ өлеш кертәлэр. Болар белән генә калмыйча, узләренең осталыкларын арттыруда, яналыкларны узләштерудә актив катнашалар.

Быел көз ае башлануга авылдагы бер төркем пенсионерлар компьютер грамотасына өйрәнү өчен кумәк көч белән һәр көнне мәктәпкә җыелып укуларын башлады. Бу укуларга 15 өлкән яшьтәге кеше йөри.

-Бер дәрес тә калдырмыйча йорибез, яшьләрдән, оныкларыбыздан калышмыйк әле, - ди Рүзилә Әбүзарова. - Заманадан калышмаска дигән фикер барыбызга да дәрт өсти. Ул гына да түгел, әле,кышкы озын кичләр башлануга өлкәннәребез гарәп әлифбасын өйрәнеп, Коръән уку серләренә дә төшенергә әзерләнеп торалар.

- Шундый матур башлангычларны хуплап, авыл житәкчелеге өлкәннәргә төрлечә ярдәм итә, ташламалар ясый, -дип әңгәмәне дәвам итте Мөнирә Гыйльманова.-Һәр елны Өлкәннәр көне уздыру авыл мәдәният йортында чәй табыны артында концерт программасы белән узган булса, быел ул авылыбыз мәчетендә уздырылды. Шунысы шатландыра, бәйрәмдә йөздән артык кеше катнашты. Шуның дәвамы булып, октябрь аеның алтын бер көнендә, пенсионерларыбыз өчен Казанга экскурсия оештырылды. Бу чараны Исергәп авыл җирлеге башлыгы Айдар Әгълиуллин оештырды.

Шулай итеп, 14 иң актив өлкән яшьтәге исергәплеләр Кол-Шәриф мәчетенә кереп, Кремльдә, Бауман җәяүлеләр урамында, метрода йөреп, Казан шәһәренең иң матур урыннарын күреп кайту бәхетенә ирешкән.

-Автобус белән Кремльгә барып төшүгә Айдар Альбертович каршы алып, исән-сау килеп житүебезгә сөенеп, хәлебезне белде. Олы кешегә шуннан да зур бүләк була аламы соң?- ди үзе экскурсовод ролен үтәгән Рүзилә апа Әбүзарова.- Шунысын да әйтәсе килә, мондый экскурсияләр безнең авылда беренче ел гына түгел. Изге Болгар җирләрен дә, Казанны да берничэ барып күрдек инде. Без бер төркем авыл пенсионерлары, барысы өчен дә авыл җирлеге башлыгына чиксез рәхмәтле без. Аңа гаилэ бәхете, авыр һэм җаваплы эшендә сабырлык, уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев