Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ирләр ничә яшьтә күбрәк үлә?

Ә хатын-кызлар?

"Росстат" белгечләре русиялеләрнең үлем-китем куркынычы кайсы яшьтә югарырак булуын билгеләде. Экспертлар сүзләренә караганда, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ул төрле чорларга туры килә.

Тикшеренүчеләр мәгълүматларына караганда, Русия ир-атлары өчен иң "үлем" чоры - 65-69 яшь. Бу яшьтә узган ел 123,7 мең ир-ат үлгән. Үз чиратында, Русиядә хатын-кызларның күбесе 80-84 яшьтә (185 мең) һәм 75-79 яшьтә (105,6 мең) үлә.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, хатын-кызлар, уртача алганда, ир-атлардан озаграк яши, бу табигать белән бәйле. Русиядә мондый аерма 10 ел тәшкил итә, ә алга киткән илләрдә – 5кә якын.

Экспертлар фикеренчә, көчле җенес вәкилләренең алкоголь, наркотиклар куллануы, шулай ук ешрак тәмәке тартуы шундый аермага йогынты ясый. Шулай ук социаль факторлар да зур әһәмияткә ия, дип аныклыйлар "Росстат"та.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев