Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Инвалидлыкны “читтән” бирәчәкләр, Яңалыклар 1 марттан үз көченә керә

1 марттан алып Россиядә инвалидлык алу кагыйдәләре үзгәрәчәк. Моңа кадәр, пандемиягә бәйле рәвештә, вакытлыча кагыйдәләр гамәлдә иде.

Россия Хезмәт, халыкны социаль яклау министрлыгы барлык өстенлекләр дә сакланачак, дип вәгъдә итә. Яңалыклар гамәлгә кергәнчегә кадәр инвалидлыкны хәзерге кагыйдәләр буенча озайтырга мөмкин әле.

Әгәр дә кеше инвалидлыкны беренче тапкыр ала икән, аңа бу статусны медицина документлары нигезендә бирәчәкләр. Ягъни өстәмә тикшеренүләр таләп ителмәячәк. Медик-социаль экспертиза (МСЭ) бюросында индивидуаль реабилитация (абилитация) программасын медицина оешмасы бәяләмәсе нигезендә эшләячәкләр.

Ә инвалидлыгы элек билгеләнгән гражданнарга, инвалидлык срогы 1 мартка кадәр тулмаган очракта, тернәкләндерү (абилитация) программасы белән бергә, инвалидлык  алты айга озайтыла.

Бюроның барлык мәгълүматларын федераль инвалидлар реестрына тапшырачаклар, һәм алар гражданнарга инвалидлык буенча пенсияне автомат рәвештә озайту, шулай ук башка түләүләр өчен нигез булачак. Билгеле булганча, гадиләштерелгән тәртип 2020 елның языннан гамәлдә иде.

Язда бу тәртипләр үзгәрешләр кичерәчәк. Инвалидлык билгеләнсен өчен юлламаны теләсә кайсы дәвалау учреждениесендә (дәүләтнекендә дә, шәхси клиникадан да) алырга мөмкин булачак. Кешенең әлеге медицина учреждениесенә беркетелгән булуы да таләп ителми.

Ул тикшерелгән хастаханә мөстәкыйль рәвештә МСЭ бюросына аның сәламәтлеге торышы турында, инвалидлык билгеләү һәм төркем бирү өчен кирәкле барлык мәгълүматларны тапшырырга тиеш булачак.

Тикшерү уздырганда һәм индивидуаль реабилитация (абилитация) программасын рәсмиләштергәндә катнашу яки бу процедураны читтән торып узуны кеше үзе сайлый алачак.

Инвалидлык алу өчен шәхсән бу процесста катнашырга теләгән очракта кеше дәүләт хезмәтләре порталында электрон регистратура аша язылырга һәм талонда күрсәтелгән вакытка килергә тиеш булачак. Читтән торып инвалидлыкны  билгеләү һәм төркемне бирү турында карар медицина учреждениесе җибәрәчәк медицина документларындагы язмалар нигезендә кабул ителәчәк. Реабилитация программасын төзү (абилитация) өчен медик-социаль экспертиза белгечләре генә үткәрә ала торган тикшерүләр кирәк булган очракта  шәхсән килергә туры киләчәк.

Инвалидлык буенча пенсия билгеләнсен өчен, элеккеге кебек үк, гариза язу таләп ителми. Алар автомат рәвештә билгеләнә.

 

Фото: /pixabay.com

Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/sotsial-tormyish/invalidlykny-chittn-birchklr-yaalyklar-1-marttan-z-kchen-ker

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X