Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Инвалидлар декадасы кысаларында түгәрәк өстәл булды

Район иҗтимагый советы тәкъдиме белән, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә “Чикләүләрсез хокуклар һәм бурычлар” темасына түгәрәк өстәл оештырылды.

Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшүдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле өлкәннәр һәм балалар проблемаларын хәл итү юнәлешендә эшләүче барлык оешмалар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Иҗтимагый оешмалар вәкилләре гражданнарның ташламалы категорияләрен социаль яклауга, аларның хокукларына, торак-коммуналь хуҗалыгына, инвалидлар мәшгульлегенә, уңайлы мохит формалаштыруга, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның мәктәптә туклануына кагылышлы сораулар бирделәр.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар уртак очрашуларның мөһимлеген билгеләп үттеләр, чөнки мондый чаралар барлык сорауларга тулы җаваплар алу, бәхәсле хәлләрне хәл итү тәҗрибәсе белән уртаклашу мөмкинлеге бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев