Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Интернет булганда эш җайлы

Мәгълүмати технологияләр хәзер кешеләргә төрле чараларны җиңел генә оештыру мөмкинлеген бирә. Хәнсевәрлеләр дә авыл проблемаларын хәл иткәндә социаль челтәрләрне актив файдаланалар. Мәсәлән, 1 июльдә “Хәнсевәрдә субботник” дип аталган группа төзеп, шул авылда туып-үскән Руслан Әхмәтҗанов өмә үткәрү инициативасы белән чыккан.

“Өмә ясап аласы иде авылда. Нинди фикерләр бар? Сөйләшә башлыйк! Заһит абый белән (Ред.: Галләметдинов, авыл җирлеге башлыгы) сөйләшкән идек, мәчетнең иске коймасын сүтеп, мәрхүмә Өмрияттәйнен җимерелгән коймасы урынына куеп, чүп үләннәрен чабарга кирәк диде. Авылга килеп кергәндә ямьсез. Хатын-кызлар мәчетне чистартып, юып чыксалар саваплы эш булыр иде. Көнен җыйнау билгелик”.

Авылда һәм читтә яшәүче яшьләр инициативаны хуплап чыкканнар, нәтиҗәдә әлеге изге эшне 11 июльгә билгеләгәннәр.

– Бу көнне авылга бик күп яшьләр кайтты. Иртәдән үк авыл үзәгенә җыелдылар. Унлап хатын-кыз, илледән артык ир-ат катнашты өмәдә, – дип сөйләде “Хезмәткә дан”га авылның җәмәгать эшләрендә актив катнашучы, китапханә мөдире Флүзә Исмәгыйлева. – Хатын-кызлар мәчетне юарга киттеләр, ә ир-атлар авыл урамнарын җыештырырга таралыштылар. Өмә вакытында да социаль дистанция саклау кирәклеген онытмадык.

Узган елны уртак көч белән мәчет территориясен кечерәйтә төшеп, яңа койма белән уратып алган булганнар, быел ир-егетләр иске койманы сүтеп, тирә-юнен тәртипкә китергәннәр. Хуҗалары вафат булганнан соң бушап калган кайбер йортлар каршындагы коймалар да авып, авыл ямен бозып торган. Андый очракларда коймаларны сүтеп, йорт тирәләрен биек булып үскән чүп үләннәреннән чистартканнар. Иске коймаларны, утынга турап, җирле фермага озатканнар, чүп үләннәре дә терлеккә азык булган.

Авыл өлкәннәре кайсы тәрәзәдән карап, кайсы капка төбенә чыгып, яшьләрнең дәртләнеп эшләвен күзәткән.

– Өмәдә авылда яшәүчеләр актив катнашты, – ди Руслан Әхмәтҗанов. – Кемдер үзенең тракторын кабызып чыкты, күпләр бензин белән эшли торган пычкыларын, чапкычларын җәлләмәделәр. Авыл гөрләп торды. Авыл урамнарын гына түгел, Урта чишмә буен, зиратны да тәртипкә китердек. Эшебезнең нәтиҗәсе күренеп тора. Барыбыз да зур канәгатьләнү хисе кичердек.

Мәдәният йорты һәм авыл җирлеге башлыгы хезмәткәрләре өмәдә катнашучылар өчен ачык һавада учак тергезеп төшке аш пешергәннәр.

Өмәдә катнашучылар “Хәнсевәрдә субботник” төркемен бетермәскә, ә мондый өмәләрне традициягә кертергә карар кылганнар.

Интернет заманы бит инде. Хәнсевәрдәге өмә турында фоторепортаж, көнендә үк, инстаграмда “Баулы-информ” төркемендә дөнья күрде. Ә Хәнсевәрнең заманнан калышмаучы өлкәннәре безнең репортаж астында үзләренең өмәне оештыручыларга, катнашучыларга ихлас рәхмәт сүзләрен яздылар.

Фото: Хәнсевәр авылыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев