Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Имтиханнар артта калды. Нәтиҗәләре ничек?

Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре билгеле булды – 2020 елда 79 кеше югары баллар туплаган, бу шәһәр һәм район мәктәпләрен тәмамлаучыларның 18 процентын тәшкил итә.

Быел шәһәрнең 2нче, 5нче һәм 7нче мәктәпләре чыгарылш укучылары белән горурлана ала. 7нче мәктәптән – 22, 5нче мәктәптән – 15, 2нче мәктәптән 14 кеше имтиханнарда югары баллар алган. Шулай ук 6нчы мәктәптән – 12, 4нче гимназиядән – җиде, 3нче мәктәптән – биш, Покров-Урыстамак мәктәбеннән – ике, Кызылъяр һәм Александровка мәктәпләреннән берәр кеше бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча иң яхшылар арасында.

Баулы районы мәгариф бүлеге мәгълүматына караганда, 11нче сыйныфны тәмамлаучы 160 укучының барысы да бердәм дәүләт имтиханын тапшыруга кертелгән. Тик аларның югары уку йортына укырга керергә планлаштыручы 146сы гына бердәм дәүләт имтиханы тапшырган. Алар 11 предмет буенча имтихан тоткан: рус теле, профильле математика, информатика, рус әдәбияты, география, җәмгыять белеме, биология, физика, химия, тарих һәм инглиз теле. Биология, география, тарих, физика һәм информатикадан бердәм дәүләт имтиханнарының район нәтиҗәләре узган елларга караганда яхшырак булуы сөендерә. Тик, кызганычка каршы, рус теле, химия, математика, инглиз теле, җәмгыять белеме һәм рус әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре начаррак. Баулы районы мәгариф бүлеге начальнигы Дарина Ганиева моны илдәге санитар-эпидемиологик хәлнең авыр булуы белән бәйләп аңлата.

– Без, билгеле, быел бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләреннән канәгать түгел, – дип сөйләде безгә Дарина Ганиева. – Дөньяда килеп туган хәл, март аенда дистанцион укытуга күчү укытучыларның да, укучыларның да психоэмоциональ халәтенә бик тә йогынты ясады. Өстәвенә, бердәм дәүләт имтиханы тапшыру вакыты күчерелде. Шулай килеп чыкты: балалар, имтиханнар булырмы-юкмы дип, икеләнеп калды, стресс кичерделәр. Имтихан тапшыру да иң эссе вакытка – июльгә –  туры килде. Имтиханнарның нәтиҗәләренә укучыларның дулкынлануы да йогынты ясагандыр, мөгаен. Чөнки аларга, башка еллардагы процедуралардан тыш, Роспотребнадзор таләпләре буенча, температура үлчәүне, социаль дистанция саклауны тәэмин итүне үтәргә туры килде.

Быелгы чыгарылыш укучылары туплаган иң күп балл – 98 (математика һәм рус теле буенча). Кызганычка каршы, быел йөз балл туплаучылар юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев