Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илсөяне Баулы сөя: өч сәгатьлек концерт аншлаг белән үтте

Мәдәният йорты бусагасын атлап кергәндә Илсөя Бәдретдиновадан интервью алырга килгән хәбәрче булсам, кайтып киткәндә инде җырчының фанатына әверелә язган тамашачы идем. Илсөя бүгенге көндә эстрадада иң күп сөйләнелгән, турысын гына әйткәндә, хәтта "чәйнәлгән" артистларның берсе. Социаль челтәрләрдән күренгәнчә, иҗатыннан бигрәк үзен, шәхси тормышын күп сөйлиләр. Быел аеруча. Сәхнәдән үзе әйткәнчә,...

Мәдәният йорты бусагасын атлап кергәндә Илсөя Бәдретдиновадан интервью алырга килгән хәбәрче булсам, кайтып киткәндә инде җырчының фанатына әверелә язган тамашачы идем.

Илсөя бүгенге көндә эстрадада иң күп сөйләнелгән, турысын гына әйткәндә, хәтта "чәйнәлгән" артистларның берсе. Социаль челтәрләрдән күренгәнчә, иҗатыннан бигрәк үзен, шәхси тормышын күп сөйлиләр. Быел аеруча. Сәхнәдән үзе әйткәнчә, тормышларын чәлпәрәмә китереп, май аенда аның элекке ире, улы Нариманның әтисе, танылган продюссер, шагыйрь, композитор, журналист Илфак Шиһапов якты дөньяны калдырып китте. Шуңа да концертта Илфакка, аларның мөнәсәбәтләренә, кеше сүзенә бирешмәү темасы үзәккә куелды.

Кайвакыт концерт кухняда кара-каршы утырып эчкерсез бер сөйләшүне хәтерләтте. Шул эчкерсезлеге, үзенә генә хас харизмасы, артистлык осталыгы, җорлыгы, шуңа өстәп эчтәлекле һәм заманасына күрә кыю, үзенчәлекле җырлары белән халык йөрәген яулады ул.

Әле җитмәсә, үзе дә, күлмәкләре дә матур. Коллективы исә талантлы срипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова, мультиинструменталист Ильяс Киньягулов, Африкадан килгән кап-кара тәнле җырчы Оливер белән тулыланган. Аларның чыгышлары ямь өстенә ямь булды.

Ике сәгать ярым барырга тиешле концерт нәтиҗәдә өч сәгать барды, чөнки, Илсөя, үзе әйтүенчә, Баулыда халыкның зал тутырып килүенә, бик җылы каршы алуына рәхмәтле булып, программадан тыш җырлар да җырлады. Ә халык аны алкышлап туймады.

Рәхәтләнеп көлгән вакытлар да, күзгә яшь килгәннәре дә, исем китеп тел шартлаткан минутлар да булды. Кыскасы, хис-тойгыларның барлык палитрасы булды бу кичне.

Калган тамашачыларның да шулай булды ахры, югыйсә ахырдан басып алкышламаслар иде.

Илсөя нинди ир-егетне көтә, нинди планнар белән яна, гайбәтчеләргә ни тели? Боларның барысы турында "Хезмәткә дан" газетасының якындагы саннарының берсеннән укып, Баулы телевидениесеннән карап белеп булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев