Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коррупциягә каршы көрәш ил сәясәтенең мөһим бер юнәлеше булып тора

Баулы районы җирлегендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча шактый эшләр башкарылып килә.

Башкарылган эшнең зур бер блогы кадрлар сәясәтенең төгәл көйләнеше, коррупциянең теләсә нинди күренешләренә карата түзеп тормау атмосферасы тудыру белән бәйле.

Агымдагы елда 84 муниципаль хезмәткәр керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат тапшырган һәм бу мәгълүматның тулылыгына, дөреслегенә анализ ясалган. Агымдагы елда эшкә кергән 10 хезмәткәр муниципаль  хезмәткә карата куелган тыюлар, чикләүләргә туры килүләре турында анализланып эшкә алынганнар.

Районның коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясендә 2 эшлекле киңәшмә  үткәрелеп,  9 сорау каралган.

Муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия тарафыннан хисап чорында 5 утырыш үткәрелгән, анда 12 муниципаль хезмәткәргә һәм ведомствога караган муниципаль учреждениеләр җитәкчеләренә карата 4 материал каралган:

– муниципаль хезмәт башкарган граждан белән хезмәт килешүе төзү турында 2 белдерү;

– муниципаль учреждениеләр җитәкчеләрендә мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килү ихтималы турында 3 хәбәрнамә;

– муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан башка түләүле эш башкару нияте турында 7 хәбәрнамә. Нәтиҗәләр буенча комиссия әлеге хезмәткәрләргә башка түләүле эш башкаруга ризалык бирү турында карар кабул итте.

Баулы муниципаль районы буенча халыкның коррупцион проблемаларга карата фикерен өйрәнү максатыннан, 2015-2024 елларга коррупциягә каршы комплекслы программаны тормышка ашыру кысаларында район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе тарафыннан 6 социологик сораштыру үткәрү планлаштырылган. Бүгенге көндә Баулы муниципаль районы сайтында “Коррупциягә каршы көрәш” бүлегендә “Татарстан республикасы Баулы муниципаль районы мәгариф оешмалары эше буенча сораштыру”, “Баулы үзәк район хастаханәсендә  коррупция турында халык фикерен өйрәнү буенча сораштыру”, “Баулы муниципаль районында коррупция белән эш торышы турында сораштыру”, “Ә сезнең мәктәптә (балалар бакчасында) акча сорау очраклары бармы?” кебек сораштырулар урнаштырылган.

2022 елда 283 хокукый акт проектларына коррупцион факторларны булдырмау ягыннан экспертиза үткәрелгән. Анализ нәтиҗәләре буенча әлеге проектларда коррупцион факторлар ачыкланмаган. Хисап чорында муниципаль хезмәткәрләргә карата эштән азат итү (ышаныч югалту) рәвешендәге юридик җаваплылык чаралары күрелмәгән.

2022 елда коррупцион хокук бозуларга кагылышлы мөрәҗәгатьләр булмаган. Районның җирле үзидарә органнарына агымдагы елның 1нче яртыеллыгында гражданнардан барлыгы 327 мөрәҗәгать килгән, шуларның 168е – Татарстан республикасы “Халык контроле” Дәүләт мәгълүмат системасы аша.

Коррупциягә каршы көрәштә иң мөһиме – һәр җитәкченең, һәр хезмәткәрнең халык алдында җаваплылык тоеп, вазифаларын намуслы һәм югары профессиональ дәрәҗәдә башкарырга кирәклеген аңлавы, җирле үзидарә органнарының, районда урнашкан оешмаларның абруен ныгыту, халыкның ышанычын аклау һәм хезмәткәрләрнең бердәм тәртип нормаларын булдыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев