Икенче тапкыр кайнаткан су зыянлымы?
Кайнаган суны кабат кайнатканнан соң эчәргә ярамый, ди табиблар. Кытай галимнәре моңа бәйле тәҗрибә үткәргән һәм кайнатылган суның организмга зыянлымы-юкмы икәнен ачыклаган.
Табиблар фикеренчә, суны беренче кайнатканда, химик процесслар була. Судагы матдәләр үзара реакциягә кереп, зыянлы кушылмалар барлыкка китерә. Беренче кайнатканда, алар аз күләмдә була. Ә кабаттан кайнату андый кушылмалар тагын да арта.
Моннан тыш, белгечләр, кабат кайнатылган су "авырая" дип саный. Күп тапкыр кайнатылган суда дейтерий водороды изотобы була. Авырлыгы зур булганга, изотоп, суга караганда, акрынрак парга әйләнә. Шуңа да аның концентрациясе суны кайнатканда тагын да арта.
Кытай галимнәре моны тикшерү өчен 15 литр су алган һәм пар генераторында су парга әйләнеп беткәнче 18 тапкыр җылытып караган. Савытның капкачын япмаганнар. Вакыт-вакыт суны 25 градуска кадәр суытканнар. Һәр очракта да суны 3 әр минут кайнатканнар. Шул вакыт эчендә суның бер өлешен алып, тикшергәннәр. Тәҗрибә вакытында су 19 тапкыр алынып, тикшерелгән. Тәҗрибә 15 сәгать дәвам иткән.
Икенче тәҗрибәдә шулай ук 15 литр суны бер туктаусыз 6 сәгать дәвамында кайнатканнар. Савытның капкачы ябылмаган. Суны тикшерү өчен аңа кайнау керүгә бер өлешен алганнар. Тәҗрибә барышында һәр 20-25 минут саен, 17 пробирка су алынган.
Тикшеренүләр барышында магний, цинк, алюминий, тимер, хром, терекөмеш, свинец, бакыр, селен, кадмий, сурьма, хлороформ күрсәткечләре үзгәрүе ачыкланган. Шулай ук суның төсен, исен үтәкүренмәлелеген, хлор, оча торган фенолларын да тикшергәннәр. Авторлар сүзләренчә, барлык күрсәткечләр нормада булган.
Шул сәбәпле, галимнәр, суны кайнатуның төрле этапларында сыеклык эчәргә яраклы, дигән нәтиҗәгә килгән.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев