Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ике баулылы алкоголь белән агуланып үлгән

Шушы көннәрдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне контрольдә тоту Советының онлайн режимдагы утырышын уздырды. Тугыз айда Татарстанда алкоголь белән агулануның 351 очрагы теркәлгән, 39ы – балалар арасында.

2020 елның тугыз аенда Татарстанда законсыз әйләнештән 19120 литр алкогольле продукция алынган. Алкоголь базарының җиде меңгә якын объекты тикшерелгән. Түбән Кама районында, Казанда һәм Яр Чаллыда аеруча зур закон бозулар ачыкланган. Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сүзләренә караганда, дәүләт алкоголь инспекциясе административ материаллары буенча салынган штрафларның гомуми күләме 41 миллион сумга якын тәшкил иткән.

18 муниципаль районда алкоголь белән агулану күрсәткече республикадагы уртача күрсәткечтән югары. Мәсәлән, әлеге күрсәткеч Мөслим, Саба, Югары Ослан районнарында ике тапкыр зуррак. Шулай ук Сарман, Нурлат, Чирмешән, Спасс, Актаныш, Тукай һәм Түбән Кама районнарында да күрсәткечләр югары.

Агуланучылар, нигездә, зурлар, эшләмәүчеләр (барлык агуланучыларның 44 проценты яки 156 кеше). Пенсионерлар арасында үлем очраклары югары, 56 агуланган кешенең 40ы вафат булган.

 Баулы районында алкогольле һәм спиртлы продукция белән биш кеше агуланган, икесе үлгән. “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә бу хакта Татарстан Роспотребнадзор идарәсенең Баулы районы территориаль бүлеге әйдәүче белгеч-эксперты Айгөл Сабитова хәбәр итте.

– Алкогольле һәм спиртлы продукция белән агуланучыларның күбесе – 30-45 яшьлекләр, һәм бер зыян күрүче – 50 яшьлек, – ди Айгөл Сабитова. – Агуланучыларның 70 проценты – эшләмәүче гражданнар, 30 проценты – эшләүчеләр. Күп очракта алар этанол белән агуланганнар.

Элеккечә үк республикада балигъ булмаганнар арасында да агуланучылар бар. 14 яшькә кадәрге балалар арасында 19 очрак теркәлгән: җидесе – Казанда, дүртесе – Түбән Камада, өчесе – Яр Чаллыда, берәр очрак – Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Тукай һәм Нурлат районнарында. 15-17 яшьлекләр арасында 20 агулану очрагы теркәлгән.

Татарстанда алкоголь базарында закон бозулар турында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына җибәрелгән хәбәрләрне карау эше дә дәвам итә. Тугыз ай эчендә 42 муниципаль берәмлектән 1500гә якын мөрәҗәгать дөнья күргән. 377 мөрәҗәгать буенча закон бозу турында мәгълүмат расланган.

Фото:  /pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев